Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

"ПЕНСИЯГӘ ЧЫККАЧ УКЫРБЫЗ ӘЛЕ". ТАТАР ЯЗУЧЫСЫННАН ТАТАР УКЫМАУЧЫСЫНА “КӘБЕСТӘЛЕ ТАМАША”

Татарстан Язучылар берлегенең өч сәгатьлек яңа ел тамашасыннан кыска гына репортаж.

Татар язучысы татар укучысына яки укымаучысына өч сәгатьлек яңа ел концерты куйды. Татарстан Язучылар берлеге бинасының икенче катында урнашкан 160 урынлы Тукай клубы тамашачы белән шыгрым тулган иде. Татар язучыларының лидеры – Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның үзенә дә беренче рәтнең уртасында урын калмаган булып чыкты – җитәкче өчен кабинетларның берсеннән урындык алып чыгып, аны зал читенә урнаштырдылар.

Рафис Харисовичтан Данил Хәбибрахмановичка күчкән “бесплат” тамашачы

Тукай клубында әдәби кичәләр уздырыла башлаганнан бирле биредә тамашачыга кытлык юк – залның үз традицион тамашачысы бар. Алар – яше алтмышның аръягына чыккан актив пенсионер ханымнар һәм бераз гына әфәнделәр.

Искә төшерү өчен: Татарстан язучылар берлеге бинасы яңартылганнан бирле соңгы биш елда һәр дүшәмбе саен ук булмаса да, ике дүшәмбенең берсендә диярлек Тукай клубында әдәби кичәләр үткәрелеп килә. Казанның дәүләт театры залларын арендалап, халык җыеп зур кичәләр үткәрергә куәте җитмәгән яки мәшәкатьләнәсе килмәгән язучыларның кичәләре биредә уза. Юбилейлары уңаеннан язучыларны искә алу кичәләре дә оештырыла. Әлеге әдәби-музыкаль кичәләрнең “традицион тамашачы армиясе” дә шул вакытта формалашты. Татарстан Язучылар берлеген шагыйрь Рафис Корбан җитәкләгән вакытта башланган традиция хәзер дә дәвам итә – Рафис Харисович традицион тамашачысын түкми-чәчми Данил Хәбибрахмановичка тапшырып калдырды.

Язучылардан – укучыларга - кәбестә кәлҗемәсе

«Шаярып алу» дип аталган Яңа ел тамашасы эстетик югарылыкны күздә тотып, югары максат куеп әзерләнмәгән матур гына корпоратив кичә иде, язучыларның үз көче белән "капустник"ның бөтен кагыйдәләренә туры китереп оештырылган.

Капустник – юмор һәм сатирага корылган үзешчән тамаша, урысларда уңыш җыелып беткәч уздырыла торган кәбестә бәйрәмнәре белән бәйле дип аңлата Интернет. Без дә татарча матур итеп кәбестә бәлеше яки рифмага ятыбрак торсын өчен кәбестә кәлҗемәсе дип атый алабыздыр.

Сүз уңаеннан, капустник форматын Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан театр әһелләре берлеге уңышлы куллана. Әмма эш шунда ки, артистлар анда үз күңелләрен ачалар: бу кичә тамашачы өчен түгел – коллегалар өчен генә оештырыла. Анда хәтта журналистларның да “үз кеше” булганнары гына чакырыла.

Ә язучылар берлеге үз капустникларын традицион тамашачысы белән дә уртаклашты. Традицион тамашачы шулкадәр күп иде, язучыларның үзләренә “камчаткадагы” бер-ике рәттән башка урын да калмаган иде. Хәер, соңгы елларда бу кичәләрдә язучыларның кимегәннән-кими барганын күзәтәм. «Шаярып алу» тамашасында да егерме язучы булдымы икән? Шул егерменең унысы сәхнәгә чыгу өчен махсус чакырылган язучылар иде. Яшьләр, әлбәттә, юк та юк иде. Сәхнәдә дә, залда да... “Яшьләр булырга тиеш иде”, - дип минем белән килеште язучы, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм үзенең “кимчелекләрне йөзгә бәреп әйтүче” имиджына тугры калып: “Әпен-төпен әзерләнгән”, - дип тә өстәп куйды.

Берлектә яшьләр исемлектә булса да, әдәби чараларда алар, гомумән, булмыйлар. Аларның зәвыген, омтылышларын күздә тоткан кичәләр дә уздырылмый. Үзләренең дә уздыру теләге сизелми. Бу, бәлки, сәхнәнең заман таләпләренә җавап бирмәвеннән килә торадыр. Әллә мин күзалламаган башка сәбәбе бармы?

Данил Салиховның сәламләү нотыгы - стенограмма диярлек

Инде концертның үзенә килик. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның сәламләү чыгышы белән башланды. 

- Язучылар берлегенең Тукай клубында сезгә укучылар дим дәшим әле, - дип мөрәҗәгать итте Данил Салихов традицион тамашачыга. – 2017 елның үзенең матур мизгелләре дә булды, яшерен-батырын түгел, аркасы белән дә торды. 2017 ел безнең милләткә матур гына килде дисәк, дөрес булмас. Әмма ләкин безнең Мусалар да җырлап барганнар үлемгә! Татар беркайчан да югалып калырга тиеш түгел. Без җырлап-биеп, төрле җирләрдә очрашулар үткәреп, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне, телебезне һәрвакытта да алга сөрергә тиешбез. Елап утырып кына дөнья бармый. Көлеп-елмаеп, “Без яшибез әле” диеп, менә, сез дә килгәнсез бит. (Көчле алкышлар). Менә ничек бүгенге кичәне һәм Татарстан язучылар берлеге эшен начар дип әйтеп була?! Хәтта монда рәискә дә урын калмаган иде. Басып торырга туры килә. (Көлүләр). Милләт, бу бәлки безгә уянырга бераз сигнал булгандыр. Кылтаебрак киткән идек бит. Хәзер артка борылып карап чаң кагу булгандыр.

- Яңа китаплар чыкты, язучыларыбызның матур-матур иҗат кичәләре узды. Рифә Рахманны юбилеенда ничек зурладылар! Хәнәфи Бәдигыйның күкрәгенә бүген “Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе алды. Лирон абый Хәмидуллин безнең аяклы энциклопедиябез, аны зурладылар. Татарның иң гүзәл кызы Флера Тарханованың юбилее үтте. Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилее хәзер дә дәвам итә. Югалтулар булмасын иде. Быел да без берничә язучыбызны 2017 ел буразналарына салып калдырдык. Күгебез аяз, өстәләребез мул булсын, урамнарыбызда үз телебездә шатлыклы көлү авазлары яңгырап торсын”, - дип тәмамлады язучылар лидеры.

Казан театр училищесын тәмамлаган Данил Салиховның затлы-дәрәҗәле кичәләрдә бик матур гына җырлавы да билгеле. Әмма ул капустникта җырлауны кирәк санамады. Хәтта өч сәгать барган концертның азагына кадәр дә утырмады, кичке сәгать алтылардан соң кичектергесез эшләр белән булса кирәк, чыгып китте.

Концертка “артистлар” туплаучы һәм алып баручы Алмаз Хәмзин иде. Тамашаның беренче һәм соңгы номерларында аңа кызы Алия Хәмзина да җырлашырга булышты.

Тукай клубы сәхнәсеннән аксакал язучыбыз Рабит Батулла теләкләрен җиткерде һәм мәзәкләр сөйләп алды, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон шигырьләрен укыды һәм укучыларны татар матбугатына язылырга өндәде, шагыйрь Рифат Җамал да бер шигырен укыды, быел гына Берлеккә кабул ителгән пенсия яшендәге яшь шагыйрә Наилә Яхина да шигырьләр укыды, быел юбилеен уздырган шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова яңа җырын башкарды. Хәбир Ибраһим “ТАИС” исеменнән сәхнәгә татарның бердәнбер иллюзионисты Альберт Гаделшинны һәм кайчандыр популяр булган җырчы Сәнифә Рангулованы чакырды, үзе дә җырлады, мәзәкләр дә сөйләде.

Сәхнәдән яңгыраган кайбер теләкләр һәм мәзәкләр

Рабит Батулладан:

- Тавык елы белән саубуллашабыз, маймыл елында сүзсез булдык – маймылландык, тавык елында шәбәрдек, эт елында өрмәсәк, дуңгызга әвереләбез – аннары дуңгыз елы килә. “Идел” журналы чыга башлагач, и сөендек инде, яулап алынган журнал бит. Сан саен ялангач хатын рәсемнәре чыга. Шәрә түгел – анысы сатлык хатын. Ялангач – ул рәссам алдында утыра торган хатын. Гөлшат Зәйнашева сөйли ярсып: “Җәмәгать, татар хатыны бит ул беркайчан да чишенеп йокламаган”, - ди журналны селки-селки. Ә Батулла кычкыра залдан: “Ә каян килгән соң ул җиде миллион татар, чишенеп йокламагач!”

Хәбир Ибраһимнан ике мәзәк:

Айрат Садыйк дигән бик шәп журналист бар иде. Салып, үзенә бераз зыян да китерде инде ул. Айрат Садыйк белән Мөдәррис Әгъләм баралар икән төнлә урамнан. Хулиганнар килеп чыкканнар. Мөдәррис качкан, Айратны кыйнаганнар. Бераздан Мөдәррис чыккан да: “Ай-яй, озак сөйләштегез. Авылдашларың булды ахрысы”, - дигән.

- Минем Ркаил исемле бер дустым бар. Шуңа бәйле бер мәзәк. Беркөнне Камал театрында карыйм – Раил Садриев күренә. “Сиңа, мин әйтәм, даһи булу өчен бер хәреф җитми”, - дим. “Нинди?” – ди. “К хәрефе”, - дим. “Ә Ркаилга К хәрефе кешечә яшәргә комачаулый”, - диде Раил Садриев”. 

Залда утырган Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Әхәт Гаффар, Рифә Рахманнар чыгыш ясамады. “Камчаткада” урнашкан Рафис Корбан, Йолдыз Шәрапова, Салават Юзеевлар да дәшмәде.

Кайтырга чыккач: күңелле тамашаның күңелсез мизгеле

“Сез язучыларның китапларын укыйсызмы?” - дип сорадым бит кайтырга киенгәндә тамашачы ханымнардан. “Укыйбыз”, - диделәр алар. “Кемне?” – дим. “Галимҗан Ибраһимовны”, - диде берсе. Икенчесе дәшмәде. Өченчесе дә... “Ә бүгенге әдәбиятны?” Беренчесе дәшмәде. Икенчесе дә дәшмичә генә киенүен дәвам итте. Өченчесе дә: “Без бит җырлыйбыз – Ветераннар ансамбленә йөрибез. Укырга вакыт юк”, - дип аңлатып куйды. Беренчесе, аңа кушылып: “Пенсиягә чыккач укырбыз инде”, - диде. “Әле бит пенсиядә булгач та эшләп йөрибез. 25 ел инде...”

 

ЧЫГАНАК: http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев