Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Рабис Салахов – Бакый Урманче премиясе лауреаты

22 февральдә "Хәзинә" милли сәнгать галереясында бөек остабыз Бакый Урманченың 115 еллыгы уңаеннан аның иҗатына багышланган күргәзмә ачылган иде. Шул ук көнне быел Б.Урманче премиясенә ия булган сәнгать осталарын да бүләкләделәр.

Югары дәрәҗәле бүләкне якташыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы рәссам Рабис Салахов та алды. Әлеге бүләккә ул рәсем сәнгате төрендә "Алтынчәч", "Бәйрәм коймаклары", "Кыз карау" картиналар шәлкеме өчен лаек булды. Графикада Рият Мөхәммәтдинов, декоратив-бизәү сәнгатендә Зөфәр Низаметдинов, сәнгать белеме төрендә Рауза Солтанова лауреат булды. Бүләкләрне ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев