Раштуа
Раштуа - Христиан динен тотучыларның зур бәйрәме.
Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Соңгы елларда ул, дин дәүләттән аерылган булып саналса да, Президент Указы нигезендә, дәүләт бәйрәмнәре рәтенә кертелде һәм һәр елның 7 гыйнвары бәйрәм көне дип игълан ителде. Ул табигатьнең, кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Димәк, ул, мәҗүсилек чорыннан ук күчә-күчә, төрле төсмерләр белән баетылып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән йола бәйрәме булып санала. Раштуа (Рождество) христианнарда, шул исәптән керәшеннәрдә дә, элек-электән үк бәйрәмнәрнең бәйрәме буларак зурлап үткәрелә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Пост төгәлләнгәч, Раштуага каршы төн үзе бер бәйрәм. Керәшеннәр бу төнне "авыз ачу" диләр. Ә аның алдыннан иртәдән кичкә кадәр - күктә беренче йолдызлар кабынганчы - кеше бер тәгам ризык та капмый. Авыз ачу боткасын (сочельник) күктә беренче йолдыз кабынгач кына ашарга ярый. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый, өстәлне бодай камырыннан пешерелгән сыер, сарык, кәҗә, әтәч, тавык сурәтләре бизи. Менә шуннан инде, кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Раштуа бәйрәме кешелек тарихында зур вакыйгалардан санала. Борынгы гадәт буенча, бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тота. Эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гаугага, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.
Кач ману (водосвятие) ул мәҗүси халыкларның суга табыну чорыннан ук калган. Кач ману йоласын "чукындыру" дип түгел, ә суны изгеләндерү мәгънәсендә аңларга кирәк. Су, гомумән, бик борынгы заманнардан ук иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче булып саналган. Иордан суында гөнаһлардан арындыруны Коткаручыдан алты айга гына алдан туган Чукындыручы Яхъя 30 яшендә башлап җибәрә. 19 гыйнвар, Кач ману көне буларак, шул вакыйгадан башлана. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелә һәм ул барлык авырулардан имгә ярый диләр. "Аллага ышан, үзең кымшан" дигән әйтем бик дөрес икән. 2009 елның 19 гыйнварында без, авыллардан берничә керәшен, Зәй якларына Кач ману (водосвятие) бәйрәменә юл тоттык. Бу хакта "Алабуга нуры"нда язылган иде, кабатлап тормабыз. Ләкин бу көн безнең өчен бик олы куаныч булды. Зәй керәшеннәре "алма пеш, авызыма төш" дип кул кушырып утырмый икән. Поповка авылындагы чиркәү 1935 елда ук җимерелгән, бүгенге көндә ул урында клуб һәм җирле идарә кукраеп тора иде. Без авыл кешеләре белән рәхәтләнеп сөйләштек, өйләрендә булдык. Шул төбәктән чыккан эшмәкәр В. А. Евдокимов бер авылда чиркәүне торгызган икән, Зәйдә мәктәп салырга да булышкан, авыл халкы Евдокимовка бик ышана, чөнки ул сүзен үти торган эшмәкәр диләр. Казанда торучы җырчы В. М. Васильев та авылны торгызырга ярдәм итә икән. Авыл кешеләре Илья Ефимов, Александр Матюшкин, Михаил Машимов җимерелгән чиркәү янында кое казыганнар, аның суында Александр атакай кач манган. Менә шуңа күрә дә кач манылган су Тереклек суы дип йөртелә икән. Без дә, Алабуга ягы керәшеннәре, изге су алып кайттык ул көнне. Барыбыз да Поповка керәшеннәре кебек булсак, керәшеннәр бетмәячәк, яшәячәк, сакланып калачак. Алабуга районы керәшеннәренә дә сүлпәнлек күрсәтмәскә иде...
Мин Иске Үтәгән керәшеннәре турында сүз алып барам, авылдашларым турында... Авылда тормыш сүнгәнгә 40 елдан артык. Хәзер монда бушлык, йортлар урынында - алабута, кычыткан. Бушлык, күңел төшенкелеге символы - җил йөри, анда-санда иясез этләр күренгәләп китә. Райондагы югалган авылларда шундый ук күренеш... Ләкин Иске Үтәгәндәге кебек вәхшилек Рәсәйдә тагын бармы икән?! Юктыр... Авыл беткәч, Калинин исемендәге колхоз сыерлары шул тирәдә һәм зиратта тулы хокуклы хуҗалар кебек йөрделәр: зиратның коймасын көтүчеләр җылыныр өчен көз көне яккан булганнар. Акылга сыймаслык, әмма чыннан да шулай булган... Чынлап та, шулай кадерсез төстә авыл, кешеләр онытылдымы?!! Нигә соң бәйрәмнәрдә беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип сәгатьләр буенча сөйләнәләр түрәләр?!! Зиратларны, һәйкәлләрне сакларга дип төрле указлар, законнар чыгып тора, ә Үтәгән зиратында - вәхшилек!!! Юраш җирле үзидарәсенең эче пошмыйдыр: Үтәгән зиратында керәшеннәр күмелгән бит, татарлар түгел! Мондый гаделсезлек, миһербансызлык бер кайда да юк. Ел саен Алабугага, әсирләр каберенә японнар, немецлар килә. Менә алар "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады",- дип әйтә алалар. Ә безгә... (газета укучылары, сезгә тәкъдим иткән шигырь өчен мин мең мәртәбә гафу үтенәм) Башкортның мәшһүр артисты Арслан Мөбараков бик еш кабатлый:
Үләрмен дә, онытырлар тик,
Нигә янып-көяргә...
Үзем үләм, каберем кала -
Эттәр менеп һияргә.
Ул иске Үтәгәндәге зиратны күреп әйткәндер инде бу сүзләрне... ("Насыйбулла боткасы", Туфан Миңнуллин). "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел ",- ди халык мәкале. Бик яхшы беләбез Иске Үтәгәндәге ташландык хәлгә килгән зиратны... Ничек койма белән әйләндереп алырга икәнен генә белеп булмый әлегә. Җирле үзидарәдә утыручы татар дусларыбыз ярдәм итмәсә, бәлки үзебезгә, Иске Үтәгәннән китәргә мәҗбүр булган авылдашларга җыелышып акча җыеп, койма тотаргадыр? Яхшы кешеләр бар бит арабызда... Әйтик, Ефремов Иван Павлович, Трофимов Иван Кириллович, Мельников узган ел үз акчаларына кран, машина яллап элеккеге часовня урынына бик зур таш (памятник) алып кайтып куйганнар. Авыл халкы аларга рәхмәтләрен укый. Яңадан зиратта көтү көтәрләр дип куркасы түгел, Илмәт сыерларын Юрашка биргәннәр дип әйтәләр. Безгә истәлекне изге сакларга кирәк. Берничә дистә елдан соң монда зур, танылган авылларның булганлыгын кешеләрнең белә алмавы нинди кызганыч. Авылларның, кешеләрнеке кебек үк үз язмышлары бар. Авыллар юкка чыга, аларның исемнәре онытыла, кайчандыр бу урыннарда колхозлар төзегән, туган ягына яңа тормыш сулышы өргән, намуслы хезмәте белән дан казанган, туган ягының чәчәк атуы өчен яшьлеген һәм көчен кызганмаган кешеләрнең исемнәре онытыла. Бернәрсә бәхәссез, авылларны хәзер торгызырга, кешеләрен кире кайтарырга мөмкин түгел. Тик лаеклы кешеләрнең истәлеген сакларга кирәк иде. Истәлекләрдә - безнең көч. Ә бәлки таралган авылларда авылның иң яхшы кешеләренең, фронтовикларның исемнәрен күрсәтеп, һәйкәлләр куяргадыр? Пенсионерларның акчаларын шул ипилек-тозлык кына инде ул... Ә дәүләт, Ватан, җирле үзидарә, эшмәкәрләр?.. Үз вакытында Ватанны кем яклап калды? Алар, бүген ташландык зиратта күмелгәннәр. Туган җирне ярату хисе кечкенә орлыктан зур бер нәрсәгә әверелә. Минем өчен, күпләр өчен Иске Үтәгән авылы шундый орлык булды. Һәр кешенең үз туган җире, һәр елганың башлана торган үз чыганагы, кечкенә чишмәсе бар. Безнең өчен ул - Иске Үтәгән авылы... Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады дип әйткәндә, оят булмасын иде безгә...
Бу изге көннәрне тыныч кына үткәрик. Христосны гына түгел, район, җирле үзидарә җитәкчеләрен дә данлыйк, аларга карата мактау сүзләре әйтергә иде безгә... Ләкин... Борынгы ышанулар дип сүз башлаган идем, ә бүген кемгә ышанырга инде?..
Павел Андреев
Ветеран-укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев