Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Сандугач сайрар илем

6 февраль көнне "Космос" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" 16 нчы балалар иҗаты фестиваленең финал туры узды. Анда нефть төбәгендәге ундүрт районнан 81 конкурсант чыгыш ясады. Алар "Рәсем сәнгате", "Сәнгатьле сөйләм" номинацияләрендә көч сынашты.

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" яңарыш фонды 1997 елдан башлап нефть төбәгенең "Сандугач сайрар илем" исемле балалар иҗаты фестивален уздыра. Әлеге бәйге шәһәрләрдән генә түгел, шулай ук иң ерак урнашкан районнардан булган сәләтле балаларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга, киң аудитория алдында зур сәхнәдә чыгыш ясарга, танылган сәнгать осталарының бәяләмәсен алырга яхшы мөмкинлек бирә. Бу фестивальдә катнашучыларның саны ел да арта. Быел фестиваль Татарстанның нефть чыганакларын табу һәм эшкәртә башлавының 70 еллыгына һәм экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды.

Фестиваль кунакларын "Татнефть" профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, "Рухият" фонды директоры Флюра Шайхетдинова сәламләде һәм конкурсантларга изге теләкләрен юллады. "Сандугач сайрар илем" - искиткеч бәйге. Фестиваль бик яхшы тәрбия чарасы булып тора, шулай ук ул аралашырга, яңа дуслар табарга да ярдәм итә, - дип билгеләде Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров.

Фестиваль башында Татарстанның төрле төбәгеннән килгән балалар Алабуга шәһәренә бәйле сорауларга җавап бирде. Аннары "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә чыгыш ясаучы конкурсантлар тамашачыларны шигърият дөньясына алып кереп китте. Ә инде "Рәсем сәнгате" номинациясендә катнашучы рәссамнарның эшләре күргәзмәдә тәкъдим ителде. Аларның эшләрен Рәсәйнең танылган рәссамнәре бәяләде.

Финалда катнашкан яшь талантлар Алабугада 2 көн булды. Алар "Космос" сәламәтләндерү лагеренда бик яхшы ял итте: кызыклы чараларда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты. Шулай ук сәләтле балаларның Алабуга белән якынрак танышырга вакытлары да булды. 7 февраль көнне алар Алабуга музейларында булып, шәһәребезнең матур урыннарын күрде. Һичшиксез, Алабуга яшь талантларның киләчәк иҗатларына илһам биреп торыр.

Шуны әйтергә кирәк, "Тавыш" проектында катнашып, йолдызга әверелгән һәм Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Түбән Кама кызы Эльвира Кәлимуллина зур сәхнәдә үзенең тәүге адымнарын нәкъ "Татнефть" ААҖ канаты астында оештырылган "Сандугач сайрар илем" фестивалендә 15 яшендә ясаган. Кем белә, бәлки Алабуга җирендә дә яңа йолдызлар кабыныр.

Шулай итеп, Алабуга канатларын киң җәеп "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финалистларын каршы алып, осталык, сәнгать, иҗат, матурлык бәйрәменең шаһите булды.

Рузилә Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев