Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Сөембикә- ханбикә ыруын дәвам итүчеләрнең берсе – Ксения Сфири

Ксения Николаевна Йосыпова-Шереметьева-Сфири ТР һәм РФнең Вәкаләтле илчелегендә булганнан соң, Алабугага килеп Спас ярминкәсен тантаналы ачуда һәм кунаклар өчен оештырылган махсус балда катнашты.

Барыбызга билгеле булганча, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган балда Алабуга тарихына бәйле күренекле шәхесләрнең нәсел-ырулары катнашты. Анда борынгы аристократлар нәселе вәкиле Ксения Николаева да бар иде.

Кем соң ул Ксения Николаевна Йосыпова-Шереметьева-Сфири?

Ксения Николаевна - кенәз Феликс Феликсович Йосыповның оныгы, Зинаида Николаевна Юсупова оныгының кызы. Тынгысыз революция елларында Йосыповлар Россиядән Парижга китәргә мәҗбүр була. Аларның чит илгә китүләренә 70 ел үткәннән соң, оныклары Ксения әби-бабалары яшәгән Санкт-Петербургка аяк баса һәм Мойка елгасы яр буендагы сарайлары бусагасын атлап керү бәхетенә ирешә. 2000 нче елда Ксения Николаевна Йосыпова-Шереметьевага Россия Президенты Указы белән Россия гражданлыгы бирелә.

Бүген ул ике илдә - Греция-Франциядә һәм ике шәһәрдә - Афина-Пари жда яши. Ксения Казан патшабикәсе Сөембикәнең 11 нче буыны санала, ике кызы һәм ике оныгы бар. Шунысы кызыклы, борынгы татар исеме булуын искә алып, соңгы оныгына ул Ясмин дигән исем куштыра.

Ярминкә уңаеннан оештырылган "түгәрәк өстәлдә" ул Россиядә һәркемгә билгеле Йосыповлар гаиләсенә багышланган доклад белән чыгыш ясады.

Тарихи белешмә

Россия дворяннары нәселеннән булган атаклы Йосыповларның меңьеллык тарихы тамырлары урта гасырлардагы мөселман тарихына, Х гасыр Багдад хәлифлегенә барып тоташа. Моны гаилә истәлекләре генә түгел, бәлки Россия дәүләт архивында сакланган борынгы документлар да раслый. Алар арасында Әбүбәкер тарафыннан 1602 елда имзаланган "Кенәз Йосыповларның ыру язмасы" да бар.

Йосыф ханның Илморза һәм Ибраһим морза дигән уллары булган. 1611 елда вафат булган Илморзаның биш улы кала. Алар арасында Сөеш морза батыр сугышчы була, Михаил Федорович Романов һәм аның улы Алексей Михайлович идарә иткән Россия тәхетенә турылыклы хезмәт итә, әмма мөселман булып кала. Сөеш морзаның беренче хатынныннан туган улы Абдулла атасыннан соң барлык биләмәләрне үзенә мирас итеп ала, чөнки башка туганнары бик иртә үлеп бетә. Абдулла Россия сугышчылары составында Речь Посполитая, Госман төрекләре, Кырым ханлыгы гаскәре белән батырларча көрәшә. Йосыф ханның кызы Сөембикә Казан ханлыгы белән идарә итә.

Йосыповлар ыруы өч гасыр дәвамында Россия дәүләтенә намус белән хезмәт итә, әмма ислам аристократлары, мөселман булуларын һич онытмый. Ир ягыннан нәсел җепләре өзелгәннән соң да, алар фамилияләрен саклап кала ала. Алар кебек дәрәҗәле аристократлар нәселе Россиядә күп булмый. Аларда татар, урыс, немец һәм башка милләтләр каны ага.

Әлбәттә, өлкән буын Йосыповлар Россиягә әйләнеп кайту хыялы белән яши, тик аларның бу өметләре тормышка ашмый кала. Феликс Йосыпов үзе дә, әнисе дә, хатыны Ирина Александровна һәм кызлары Ирина Феликсовна ире Николай Шереметьев белән Париждагы Сент-Женевьев-де Буа православие зиратында җирләнеп кала.

Дистә еллардан соң гына оныклары Ксения Николаевнага бәхет елмая: ул әби-бабалары туфрагына аяк баса. Борынгы нәсел яши һәм тарихта үз битләрен булдыра.

Матбугатка К.Габиди әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев