Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Семык-2012” традицион мари культурасы бәйрәме

Узган атнада Алабуга районы, Иске Күклек авылында ел саен үткәрелә торган мари халкы бәйрәме "Семык-2012" XV Республика фестивале үтте.

Анда Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча этник сәясәт бүлеге мөдире Вячеслав Никифоров, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе - Башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров, ТРда яшәүче мариларның Югары Каһины, ТРда мариларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяков, Мари Иле Дәүләт җыены Рәисе Анатолий Иванов катнашты.

Бәйрәмне ачу тантанасында Геннадий Емельянов анда катнашучыларны котлады һәм Бөтенроссия мари милли бәйрәменең Алабуга җирендә икенче тапкыр үтүен әйтте. Беренче мәртәбә ул 2003 елда уздырылган иде.

- Бу очраклы түгел, чөнки безнең Алабуга җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре зур хөрмәт белән саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә,- диде ул. Чыгышы ахырында хакимият башлыгы рус һәм мари телендә бәйрәмдәгеләрне тагын бер тапкыр котлап, ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләде.

Бәйрәм флагы күтәрелгәннән соң, Анатолий Иванов Геннадий Емельяновка Алабуга җирендә мари халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә керткән хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.

Николай Владимиров бәйрәмдәгеләрне котлаганнан соң, "Семык" бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә зур өлеш керткән Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы директоры Альфира Әкбәровага Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук Алабуга районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Фәйзуллина да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Быел фестивальгә Татарстанның 12 районыннан, күрше өлкә, республикалар - Киров өлкәсе, Удмурт, Мари республикаларыннан барысы 15 делегация килгән иде. Һәрбер делегацияне Алабуга политехника колледжы студентлары - "Бердәм Россия Яшь гвардиячеләре" озата барды. Алабуга районыннан Иске Күклек авылы мәдәният йортының "Мари таңнары" һәм шәһәр мәдәният сарае каршында эшләүче "Ош пеледыш"фольклор ансамбльләре катнашты.

Иртән иртүк кунакларны күңелле җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар, тәмле коймак, пироглар белән сыйладылар. Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң, Геннадий Емельянов озатуында хөрмәтле кунаклар милли ишегаллары белән танышып, андагы сый-хөрмәттән авыз итте, оста куллар тудырган сәнгать эшләнмәләре белән танышты.

Кече сәхнәдә исә "Мари гүзәле -2012" титулы өчен республиканың төрле районнарыннан 12 кыз ярышты. Әлеге конкурста 16 яшьтән 24 яшькәчә мари милләтеннән булган гүзәлләр катнашты. Визит карточкасыннан тыш, алар үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәтергә тиеш иде. Конкурсантлар мари телендә матур-матур җырлар башкарды, шигырь укыды, шулай ук бию осталыгын күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Семык-2012 - Чевер Удыр" конкурсының алтын титулы Яр Чаллы шәһәреннән Оксана Петряевага бирелде. Көмеш титулга Менделеев районыннан килгән Кристина Семякова лаек булды. Бронза титул иясе - алабугалы Людмила Федорова. Конкурс программасында катнашып, призлы урыннарга лаек булган конкурсантларга Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Мәйданда урнашкан ишегаллары, һөнәрчелек белән шөгыльләнүче оста куллар әзерләгән күргәзмәләр һәркемнең күңеленә хуш килде, алар бай һәм югары сыйфат белән эшләнгән, әзерләнгән иде. Һәрберсе милли үзенчәлекләрне, традицияләрне саклап оештырылган. Шушында ук бөтен Татарстанны, һәм хәтта Рәсәйне шаккатырган ат-чана, ат-машина, тәгәрмәчле мунча урын алган иде. Кунаклар бик кызыксынып, аларны карады. Мәйданда балалар өчен махсус уен мәйданчыгы, сәүдә рәтләре эшләде, спорт уеннары оештырылды. Гомумән, бәйрәмгә килгән һәркем күңеленә хуш килгән уен төрләрендә катнаша алды. Фестивальдә "Мари патыр" милли көрәш конкурсы да үтте. Анда Алабугадан Иван Шарыгин җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев