Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Сәгать ярымлык ял

17 февральдә шәһәр мәдәният сараенда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.

Алабуга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән барлык артистларны һәм тамашачыны сәламләде, Казаннан килгән кунакларга зур рәхмәтен белдерде.

Концерт башланыр алдыннан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Лев Толстойның “Холстомер” пьесасы буенча бер өзекне сәхнәләштерделәр.

Аннары җырлы-биюле өлештә ТР халык артисты Илсур Сафин,

“Алтын Барс” премиясе лауреаты Альбина Апанаева,

итальян телендә җыр башкарып, иң күп алкышларга күмелүче Оганнес Малхасян,

Татарстанның атказанган артисткасы Сәнифә Рангулова,

Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Артур Шөгаепов,

“Мизгел” бию төркеме

чыгыш ясады.

Альбина Апанаева “Син минем матур кызым” җырын башкарганда сәхнәгә кечкенә кызларны да чакырды.   

Мондый чаралар ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча бөтен республика буенча уза.

– Концертка килгәнебезгә бер дә үкенмибез, бик күңелле булды. Ошады, оештыручыларга зур рәхмәт. Туры килгәндә концертлрга йөрергә тырышабыз, – ди Гөлсем Хәйбуллина һәм Гүзәл Миргарифанова.

Бу яхшы җырлар, дәртле бию, югары дәрәҗәдәге осталык яратучылар өчен зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев