Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Шәһәребездә “Сәнгать төне” узды

Ел саен Алабуга халкы һәм шәһәр кунаклары өчен “Сәнгать төне” - мәдәни-белем бирү акциясе уза. Бу көнне кунакларга күпсанлы мастер-класслар һәм иҗади номерлар әзерләнгән иде, күргәзмәләр эшләде.

Бу юлы Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең берничә музей-күргәзмә объекты үз ишекләрен ачты.

Төрле программаларның берсе Заманча этносәнгать музеенда тәкъдим ителгән иде. Бу борынгы бинаның беренче катында Алабуга II уникаль рәсем биеннале, I һәм II Алабуга триеннале экслибрисның күргәзмәсе оештырылды. Биредә үк эбру буенча мастер-класс (суда махсус буяулар белән рәсем ясау сәнгате) үтте. Теләгән һәркем икенче катта йоннан картина, коры көзге яфракта рәсем ясый алды һәм башка осталык дәресләрендә катнашты, ясаган әйберләрен үзләре белән алырга мөмкин иде.

Бу кичтә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең музей-күргәзмә объектларында Алабуга, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула, Нальчик, Әстерхан, Уфа, Ижау, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 1200 дән артык кеше булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев