Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

"Союзмультфильм" 2018 елда "Простоквашино"ның яңа серияләрен чыгарачак

Студиянең директоры билгеләп үткәнчә, "Союзмультфильм", яңадан белгечләрне җәлеп итеп, кайчандыр бетерелгән мультфильм җитештерүне торгыза башлаячак.

"Простоквашино" совет мульфильмының беренче серияләре 2018 ел башында чыгачак. Бу хакта "Известия" чыганагына "Союзмультфильм" директоры Борис Машковцев хәбәр иткән. Машковцев билгеләп үткәнчә, "Союзмультфильм", яңадан белгечләрне җәлеп итеп, кайчандыр бетерелгән мультфильм җитештерүне торгыза башлаячак.

"Безнең мәңге яшь һәм мәңге кызыклы персонажларларыбыз күп икәнен аңладык. Хәзер "Простоквашино" төшерелә, беренче сериясе киләсе ел башында дөнья күрәчәк", - дип белдергән Машковцев.

Шулай ук "Союзмультфильм" директоры билгеләп үткәнчә, "Трое из Простоквашино" китабын язган Эдуард Успенскийның авторлык хокуклары белән барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән. Әмма Успенский атаклы мультфильм сценарие өстендә эшләячәкме икәне әлегә билгесез.

"Әлегә әйтә алмыйм, без сөйләшүләр алып барабыз", - дип өстәгән Машковцев.

Моннан тыш, ул киностудия Кеша попугае турында мультсериал эшләргә уйлаганын җиткерде. Башта попугай тарихы кыска метражлы формада чыгарылачак.

"Без классик формага, кайчандыр студия куәтле җитештерү базасы булган чорга кайтырга телибез. Шулай ук быел җиде анимация сериалын эшләтеп җибәрү планлаштырыла ", - дигән директор.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев