Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада "Әстерхан палитрасы" исемле күргәзмә ачылачак

12 сентябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда “Әстерхан палитрасы” күргәзмә проектын ачу булачак.

Экспозициядә Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан өлкәсе хәзерге заман рәссамнарының рәсем, график эшләре һәм бизәү-гамәли сәнгать әйберләре урын алачак.

Музейга килүчеләр 27 танылган останың һәм яшь авторларның эшләрен күрә алачак. Ростов-на-Дону шәһәрендә узган “Россиянең көньягы – XII” дип аталган рәсем сәнгате күргәзмәсендә катнашучылар эше экспозициянең мәгънәви һәм сәнгати үзәге булачак. Бу – 20дән артык әсәр. Аларның авторлары – Бергали Алиев, Александр Шапошников, Василий Черников, Александр Петров, Юрий Глазков, Игорь Парахин, Владимир Маркелов, Юлия Зах һәм башкалар.

Әстерхан рәссамнарының иҗаты – безнең илебез мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше. Әсәрләрнең жанрлары һәм  тематикасы –  төрле-төрле планлы. Авторларны туган якка, аның кешеләренә һәм табигатенә булган мәхәббәт берләштерә. Эшләр соңгы елларда тудырылган һәм алар рәсем сәнгате, графика, бизәү-гамәли сәнгать осталарының иҗади эзләнүләрен чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев