Тарихи вакыйгаларны яңартабыз
Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең Күргәзмәләр залында "Дан һәм шөһрәт чоры" дип аталган күргәзмә эшли. Ул Спас ярминкәсе кысаларында 1812 елгы Ватан сугышына 200 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Залга керүчеләрне вальс-гавот биюче парлар каршы алды: әйтерсең, диварда урнаштырылган портретлардан, литографияләрдән төшкәннәр дә, башкаларны шаккатырып, вальс әйләнә.
Моннан тыш, "Гродно гусарлары" хәрби-патриотик клубы әгъзаларының берсе Михаил Лермонтовның "Бородино" поэмасыннан өзек укыды. Залдагылар Марина Цветаеваның "Уникенче ел генералларына" дигән шигыренә язылган романсны тын да алмый тыңлады. Моннан соң шәһәр-район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, музей-ядкәрлекнең генераль директоры Гөлзадә Руденко, "Гродно гусарлары" клубы җитәкчесе күренекле язучы Алла Бегунова, Россия дворяннары җыены рәисе Григорий Гагарин һәм башкалар тәбрикләү сүзе белән чыкты.
"Мин 1812 елгы Ватан сугышына багышланган берничә чарада катнашырга өлгердем, әмма миңа монда аеруча рәхәт, чөнки өйдәгечә җылылык, иркенлек чолгый. башка шәһәрләргә баргач, мин Алабуганы Ватаныбыз тарихына игътибарның зур булуына нисбәтле гел мисал итеп китерәм. Шунысын да әйтергә кирәк, быел Россия дәүләтчелегенә 1150 ел тула,- диде Г.Гагарин чыгышында.
Бородино сугышының 200 еллыгына багышланган күргәзмәгә куелган экспонатларның шактый өлешен Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенә А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт музее бүләк иткән. Бу җыентыкта шул чорга хас күренешләр, тарихи мизгелләр: атаклы хәрби начальниклар портретлары, хәрби походлар кебек хәрби тормышны чагылдырган һәм гадәти тыныч тормыш мизгелләре (баллар) тупланган. Шуның белән элеккеге Россия һәм Европа тарихы белән сүздә генә түгел, бәлки үз күзең белән күреп танышу мөмкинлеге булдырылган.
Күргәзмәнең Алабугага күренекле якташларыбызның нәсел-ыруы килүенә бәйле ачылуы да очраклы түгел, чөнки алар арасында Надежда Дурова токымы да бар.
"Мин Надежда Андреевна абыйсының нәсел дәвамчысы. Безнең әби-бабаларыбыз чит илгә киткән, алар бар нәрсәсен югалткан. Әти ягыннан мин беркемне белмим, бабайның да сөйләгәне булмады. Мәскәүдәге туганнан туган апабыз Анастасия Борисовна ярдәмендә генә туганлык җепләрен таба алдык. Ул музей ачылышына документлар, фоторәсемнәр бүләк итте. Надежда Дурова нәселеннән булуыбыз белән без бик горурланабыз. Моңа аеруча оныкларыбыз шат. Минем Россиядә Мәскәү белән Петербургны гына күргәнем бар, ә менә сезнең шәһәр бик матур, тарихи өлешенең сакланып калуы аеруча шатландыра",-дип сөйләде Петер Шведер Шул ук вакытта Австриянең Зальцбург шәһәрендә Надежда Дуровага багышланган операның куелуына ул бик куанды.
Бәйрәмдә катнашкан кунакларны гына түгел, музей-ядкәрлек хезмәткәрләрен дә сөендергән бер вакыйга турында әйтми булмый. Надежда Дурованың әбисе ягыннан нәсел дәвамчысы булган Аграновичлар гаиләсе вәкиле музей-ядкәрлеккә чып-чын чубук бүләк итте, чөнки Н.Дурова үзе дә нәкъ шундый трубка тартырга яраткан.
Наилә Баязитова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев