Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Үткән атнада Заманча этносәнгать музеенда яңа күргәзмә ачылды

10 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең Заманча этносәнгать музеенда Салават Негматовның “Кояшлы җил” дип аталган графика һәм рәсем сәнгате эшләреннән торган шәхси күргәзмәсе ачылды. Монда рәссамның 57 эше тәкъдим ителде.

Кунакларны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы оешмасы рәисе Факил Гайфетдинов сәламләде. Беренче шәхси күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иҗат җимешләре турында автор үзе сөйләде.

Салават Негматовның эшләрендә аның балачак хатирәләре, дөнья турында фәлсәфи уйланулары һәм башкалар чагыла. Бохарага багышланган эшләр циклы экспозициядә үзәк урынны алып тора.

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Салават Изад улы Негматов 1949 елның 13 апрелендә Таҗикстан ССРның шәһәр тибындагы Оби-Гарм бистәсендә туган. Аңа Үзбәкстанның иң матур шәһәрләреннән берсе булган Бохарада яшәү һәм уку бәхете елмая. Бу аның иҗатына да йогынты ясый, күңелендә якты хатирәләр калдыра.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1905 елда Мәскәү академия сәнгать училищесының бизәү-рәсем ясау бүлегендә белем ала. Аннары Яр Чаллының “КамАЗ” Бөтенсоюз удар комсомол автомобиль заводы төзелешенә җибәрелә. Берничә ел Салават Изад улы Комсомол районы баш рәссамы була, аннары Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә дизайн бүлегенең өлкән рәссамы булып эшли. Шулай ук ул күргәзмәләрдә актив катнаша.

– Салават Негматовны беренче шәхси күргәзмә ачылуы белән котлыйм. Менә шундый тыйнак, талантлы рәссам бүген дөньяга үзенең иҗатын тәкъдим итә. Чыннан да, бу бик дулкынландыргыч вакыйга. Шәхси күргәзмәсе беренче булса да, бу рәссам күпләргә таныш. Һәр эш фәлсәфи яктан кызыклы, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Гөлзада Руденко.

Факил Гайфетдинов Салават Изад улына киләчәктә уңышлар теләде, аның рәссам буларак күптән формалашуын билгеләп үтте:

– Рәссам буларак ул бик тыйнак булса да, аның һәр эше сәнгать әсәре. Бик күп күргәзмәләргә йөрибез. Рәссам иҗат иткән барлык эш тә сәнгать әсәре булып китми. Ниндидер рәсемнәрне аерым күргәч, бер төрле тәэсир туа, ә иҗат итүчене экспозицияда күрү, бөтенләй икенче нәрсә.

Күргәзмә барышында билгеләп үтүләренчә, Салават Негматовның тормыш девизы: Мин яратам, бирәм, иҗат итәм. Ул үз чыгышында бу күргәзмәне оештыручыларга, аның иҗатын югары бәяләүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.

– Мине космос, кешенең эчке дөньясы, акыл, аң кебек темалар күптәннән борчый һәм мин үзем өчен боларның нәрсә икәнен ачыкларга тырышам. Ни дәрәҗәдә моңа ирешкәнемне бәяләү сезне ихтыярыгызда, әмма ничек кенә булса да, мин тырыштым, – дип сөйләде Салават Негматов.

“Кояшлы җил” күргәзмәсендә төрле техникада башкарылган натюрмортлар, портретлар, сюжетлы-тематик композицияләр һәм пейзажлар тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев