Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Туган көндә шәхси күргәзмә

Шәһәр Мәдәният сараенда “Арт-галерея. Сиңа, яраткан Алабуга” проектының чираттагы яңа иҗат сезоны башланып китте, һәм аның беренче күргәзмә авторы − алабугалы Марина Симонова.

Марина Симонова өчен бу көн аеруча үзенчәлекле булды, аның эшләре күргәзмәгә куелганга гына түгел, аның туган көне туры килде. Чара кунаклары арасында Марина Сергей кызының әти-әнисе һәм дуслары, танышлары да бар иде, һәр яктан котлау сүзләре яңгырады.

− Шәһәр Мәдәният сарае яңа иҗат сезонын ача. “Арт-галерея. Сиңа, яраткан Алабуга”ны бу юлы безнең дустыбыз, күп күргәзмәләрне оештыручы Марина Симонованың ачуы минем өчен куанычлы. Сәнгать берләштерә, шуңа күрә биредә дусларны күрүебезгә шатбыз, безне шушы проект бәйләде. Күргәзмәләребез чыннан да кызыклы, эчтәлекле. Алда торган бәйрәмнәр алдыннан бу күренешләрне шәһәрдәшләребезнең күпчелеге карый алачак, − диде Мәдәният сарае директоры Елена Морозова.

Рәсем ясау белән Марина Симонова бала чагыннан мавыга. Абыйсы үрнәгендә, ул сәнгать мәктәбенә укырга кергән һәм шул чагында рәсем укытучысы булу хыялы барлыкка килә. Һәм ул чынга аша. Хәзер Марина Сергеевна үзенең осталык серләре белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендәге дизайн бүлеге студентлары белән уртаклаша. 2011 елдан бирле, ул ТР Рәссамнар Берлеге әгъзасы Илья Максимов белән иңгә-иң эшли. Ул Марина Симонованың көллияткә килү тарихын искә төшерде.

− Мин сезне студентларыгыз исеменнән тәбриклим, алар сезне бик ярата һәм хөрмәт итә, − дип мөрәҗәгать итте ул рәссамга һәм бу проектның киләчәге зур дип билгеләп үтте, чөнки аның белән башка шәһәрләр дә кызыксына башлаган.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналар арасында Марина Сергеевна студентларының эшләре дә бар. Бу аларның беренче ел укуларында үзенә күрә бер нәтиҗә булып тора.

− Бүген дөрестән дә гаҗәеп көн. Минем шәхси күргәзмәм генә түгел, укучыларымның картиналар күргәзмәсе дә ачыла. Мин иң уңышлы эшләрне сайлап алдым, әмма алар барысы да чиксез сәләтле, аерып алу да катлаулы. Биредә минем 41 картинам һәм укучыларымның 16 эше куелган, алар төрле ысуллар белән һәм төрле чималда ясалган, − диде күргәзмә авторы.

Күргәзмәдә ике картина махсус игътибарны җәлеп итте. Беренчесерәссамның автопортреты, ул анда мари милли киемендә, икенчесендә “Ош пеледышмари фольклор ансамблендә катнашучылар сурәтләнгән. Автор әйтүенчә, якын киләчәктә ул мари халкының мәдәнияты темасына эшләр сериясен иҗат итәргә ниятли.

Күргәзмә ахырында осталык дәресе узды, анда теләге булган һәркем агач эшләнмәгә Алабуга күренешләрен төшерергә өйрәнә алды.

− Мастер-класс танып-белү ягыннан файдалы булды. Мин беренче тапкыр агачка рәсем ясадым. Марина Сергеевна кебек мөгаллимдә укуыма бик шатмын, − диде дизайн бүлегенең 2 курс студенты Даниил Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев