Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Туган тел яшәсен

Алабугада үткән атнада Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамбле концерты булды. Шәһәр сәхнәсендә «Татар сүзе» бәйгесе лауреатлары чыгыш ясады.

Җомгада сәгать өчкә шәһәр Мәдәният сараена җыелган халыкка татар көйләрен тыңлап, биюләр карап, җырлар моңына сокланырга мөмкин булды. Алабуга сәхнәсендә «Татар сүзе» бәйгесе лауреатлары чыгыш ясады. 

Шул исемдә узган шигырь, мәсәл һәм чәчмә әсәр укуда көч сынашучылар конкурсы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән оештырылды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, җырчы, педагог, музыка сәнгате профессоры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов залда утыручыларны сәламләп:

— Хәерле көн, милләттәшләр, — дип эндәште һәм алабугалыларны иң яраткан тамашачылар дип белдерде. Концерт барышында гел сәхнәдә булып, һәр чыгышны хуплап, көч биреп торуына сокланырлык та, куанырлык та булды.

— Кайчан гына булмасын, Алабугага дулкынланып, зәвыклы тамашачы янына барабыз дип киләбез, — диде Айрат Фәйзрахманов. Ул мондый мөмкинлек өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.

2021 ел җөмһүриятебездә яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатында, Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан ел буе төрле чаралар, конкурслар фестивальләр үткәрелде. Республикада яшәүче халыклар үз туган телләрен онытмасыннар, өйрәнсеннәр, бердәм булсыннар, әлеге чаралар быел гына түгел, башка елларда да күз уңында булсын иде. ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле чыгышы белән килүчеләрнең төп фикере шуңа кайтып кала. Ансамбль дигәннән, Айдар Фәйзрахманов һәр артист белән таныштырып чыкты, аңа гына хас җор тел белән һәрберсенә бәя дә бирде.

«Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлйөзем» дип, такмаклар әйтеләме, төрле уен коралларында уйнап, уенлы-җырлы күренеш башкарыламы, дәртле татар көе күңелне үзе белән әллә кайларга алып кереп китә. Музыка заманчарак яңгыраганда да, анда кош сайраулары, елга шавы, чишмәләр челтерәве, ярсып чапкан тулпар тояклары тавышы ишетелеп киткәндәй була. Бау сикереп, чыбыркы да шартлатып биегән егетләр көч күрсәтсә, озын толымлы сылу кызлар назлы бикәләрне хәтерләтте миңа. Барысы да җитез өермә кебек күз алдыннан үтте дә китте.

Кем ничектер, мин бөтен дөньямны онытып карадым. "Алмагачлары«на үзеңнән-үзең кушылып китәсең. «Татар сүзе» конкурсында җиңүче Данис Хисмәтуллин: «Син дә минсез, мин дә синсез ...» — дип, ансамбль җырчысы Гөлнара Хәйруллина "Әллүки"не сөйләгәндә дә, күз алдымда бию күренеше тора иде әле. Айдар Фәйзрахманов үзе "Туган өй тәрәзәсе"н шундый үтемле башкарды, аның һәр сүзе йөрәккә үтеп керерлек, туган йортның әнә шул зәңгәр рамалы тәрәзәсе күз алдына килде дә басты.

Туган йорт, туган нигез, ата-ана нәсыйхәте, ата-ана догасы... Шушы төшенчәләр буыннан-буынга күңелләргә сеңеп калсын өчен, җырлар кирәк, моңнар кирәк безгә, үтемле сүзләр — бик кирәк. Туган тел яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев