Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Туган якка мәхәббәтнең бер чагылышы

Әстерхан өлкәсеннән килгән 27 танылган сәнгать остасының эшен “Әстерхан палитрасы” дип аталган яңа күргәзмәдә күрергә мөмкин. Ул Заманча этносәнгать музеенда ачылды.

Экспозициядә хәзерге заман рәссамнарының рәсем сәнгате, графика эшләре һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителә. Әстерханнан килгән сәнгать предметлары безнең республикада, ә Татарстанныкы Әстерхан өлкәсендә күрсәтелә, бу исә килешү ярдәмендә мөмкин булды.

− Бүген бу залда куелган эшләр рәссамнарның һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтә. Алар танылган рәссамнарыбызның сәнгать традицияләрен дәвам итәләр һәм биредә Россия рәссамнар Союзының Әстерхан бүлеге әгъзаларының эшләре тәкъдим ителде. Картиналар, чыннан да, бик матур һәм кызыклы, − диде Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко һәм катнашучыларны чираттагы күргәзмә ачылу белән котлады.

Тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләренең жанрлары һәм тематикасы төрле планнарда, әмма аларны авторларның туган якка, аның халкына һәм табигатенә булган мәхәббәте берләштерә. И.И. Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры София Сапожникова билгеләп үткәнчә, барлык картиналар да якты һәм табигый буяулар белән ясалган. Аның укучыларына бу як рәссамнары иҗаты белән танышу бик кызыклы булган.

Сүз уңаеннан, күргәзмәдә мәртәбәле кунаклар арасында рәсем сәнгате белән мавыгучы Анастасия Цветаеваның оныгы да бар иде. Ул пейзаж, натюрморт, портретлар ясаган, шулай ук эшләренең күбесе Марина Цветаевага багышланган.

– Мин әбинең ничек рәсем ясаганын хәтерлим. Лагерьда ул үзе белән утырган хатыннарның портретларын яза, аларның күбесе өйләренә шул картиналар белән кайтып китә, ә аннары аңа хатлар җибәрәләр. Карандаш булмау сәбәпле, аларны мичтәге күмер белән ясарга туры килгән. Алар зур түгел. Нәфис сәнгать белгече булмасам да, миңа Коктебельне хәтерләткән картиналарның берсе бик ошады. Бу килүемдә мин бик тетрәндем. Истәлек тактасы ачарлар дип көтмәгән идем, моңа чаклы бу галереяда булырга туры килмәде һәм бүген янәшәмдә рәсем сәнгатен яратучы иремнең булмавы кызганыч, − диде Ольга Трухачева.

Күргәзмә 6 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев