Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Ут­лы кош һәм кеч­ке­нә Аж­да­һа

Шиш­кин бу­а­ла­рын­да­гы Яңа ел чыр­шы­сы ала­бу­га­лы­лар­ны сюрп­риз­лар бе­лән кар­шы ал­ды.

Бу ел­да, ку­рык­мый­ча, бәй­рәм уң­ды ди­яр­гә бу­ла. Яңа ел ки­чен­дә "Яшь­ләр" ста­ди­о­ны­на ки­лү­че­ләр күп иде. Би­ре­дә сәү­дә нок­та­ла­ры күп бу­лу­ын һәр­кем уңай бә­я­лә­де. Ба­ры тик ике сә­гать сал­кын­да йөр­гән ке­ше ге­нә бер ста­кан кай­нар чәй­нең ка­де­рен шу­лай бе­лә­дер.

Җыр­лы-би­ю­ле бәй­рәм

Бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар бар бул­ган фан­та­зи­я­лә­рен эш­кә җик­кән. Ку­нак­лар­ны берь­ю­лы ике сәх­нә­дә бар­ган прог­рам­ма кар­шы ал­ды. Зур эк­ран янә­шә­сен­дә­ге төп сәх­нә­дә кон­церт ба­ра. Төр­ле тел­дә­ге җыр­ла­ры һәм ка­нат­лы би­ю­лә­ре бе­лән ар­тист­лар ха­лык кү­ңе­лен­дә бәй­рәм уты ка­быз­ды. Икен­че сәх­нә­дә, кар­лы-боз­лы скульп­ту­ра­лар ара­сын­да, әки­ят пер­со­наж­ла­ры кеч­ке­нә ала­бу­га­лы­лар һәм алар­ның әти-әни­лә­ре­нә бәй­рәм бү­ләк ит­те. Мон­да ба­ры­сы бер­гә­лә­шеп уен­нар уй­на­ды, мә­зәк­ләр ка­ра­ды, җыр­ла­ды һәм би­е­де. Со­ңын­нан алып ба­ру­чы һәм ба­ла­лар Ала­бу­га шә­һә­рен һәм би­ре­дә яшәү­че­ләр­не Яңа ел бе­лән кот­ла­ды.

Уен мәй­дан­чык­ла­ры да бер­ни­чә иде. Алар­ның һәр­бер­сен­дә ба­ла­лар­га төр­ле би­рем­нәр би­рел­де: бәй­лән­гән күз­ләр бе­лән фут­бол уй­нау, ка­нат тар­ту һ.б. Җи­ңү­че­ләр­гә бал­лы приз­лар тап­шы­рыл­ды. Мон­нан тыш ба­ла­лар рә­хәт­лә­неп тау­дан шу­ды һәм боз ла­би­рин­ты буй­лап йөр­де. Бәй­рәм­дә шу­лай ук би­зәл­гән ча­на­га җи­гел­гән ат­та йө­реп ки­лер­гә һәм фо­то­га тө­шәр­гә бу­ла иде.

Кон­церт баш­лан­ган­да ук та­ма­ша­чы­лар ара­сын­да приз­лар (шул исәп­тән ЖК-те­ле­ви­зор) уй­на­ту ту­рын­да игъ­лан ител­гән иде. Кат­на­шыр­га те­ләү­че­ләр кә­газь­гә исем-фа­ми­ли­я­сен, туу ва­кы­тын һәм те­ле­фон но­ме­рын язып, аны сәх­нә кы­рын­да тор­ган үтә-кү­рен­мә­ле ба­ра­бан­га сал­ды. Приз уй­на­тыл­ган ва­кыт­та һәр­кем мәй­дан­да бу­лыр­га ти­еш, шу­ңа кү­рә ло­те­ре­я­да кат­на­шу­чы­лар­га ба­ры тик са­быр гы­на төн ур­та­сы җит­кә­нен кө­тә­се кал­ды.

Ка­ма бу­е­ның иң ях­шы Кар кы­зы

Ала­бу­га­да Кар кы­зын дүр­тен­че ел рәт­тән сай­лый­лар. Яңа ел бәй­рә­мен­дә әле­ге исем­гә биш кыз дәгъ­ва бел­дер­де: Зи­лә Са­би­ро­ва (8 нче мәк­тәп), Ма­ри­на По­по­ва (8 нче мәк­тәп, 3 нче урын), Ре­ги­на Ну­рет­ди­но­ва (9 нчы мәк­тәп), Али­нә Конс­тан­ти­но­ва (Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы, 2 нче урын), Ан­на За­ха­ро­ва (КАИ-КНИ­ТУ Ала­бу­га фи­ли­а­лы, җи­ңү­че). Кыз­лар үз­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­де, сә­ләт­лә­рен күр­сәт­те һәм ба­ла­лар бе­лән төр­ле уен­нар уй­на­ды. Кон­курс­ка йом­гак ясал­ган­нан соң, кыз­лар­га юве­лир эш­лән­мә са­тып алу­га сер­ти­фи­кат тап­шы­рыл­ды.

Бәй­рәм­гә кил­гән яшь ала­бу­га­лы­лар ара­сын­да мас­ка­рад ки­ем­нә­ре ки­гән­нә­ре дә бар иде. Ә бер ба­ла кеч­ке­нә аж­да­һа кос­тю­мын­да кил­гән. Әки­ят пер­со­на­жы ки­е­ме аңа баш­ка ба­ла­лар бе­лән бер­гә сәх­нә­дә йө­ге­рер­гә һәм уй­нар­га һич ке­нә дә ко­ма­чау ит­мә­де.

Яңа ел бәй­рә­ме­нең төп сәх­нә­сен­нән, 2012 нче ел­да ту­а­чак бе­рен­че са­бый өчен, Ала­бу­га үзәк ра­йон хас­та­ха­нә­се вә­ки­ле­нә йом­шак уен­чык тап­шы­рыл­ды. Предп­ри­я­тие, оеш­ма, уку йорт­ла­ры би­на­ла­ры һәм алар­ның тер­ри­то­ри­я­сен иң ях­шы би­зә­гән өчен приз­лар би­рел­де. Шу­лай, үз но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә НГ­ДУ "П­ри­кам­нефть", "Ди­а­на" ки­бе­те, Ала­бу­га хәр­би су­во­ров учи­ли­ще­сы, Ис­ке Юраш авы­лы мәк­тә­бе һәм шә­һәр Мә­дә­ни­ят са­рае җи­ңү­че­ләр итеп та­ныл­ды.

Ут­лы кош биюе

Та­ма­ша­чы ту­ңа баш­ла­ган­да, сәх­нә­гә, Яңа ел бәй­рә­ме­нең да­и­ми ку­нак­ла­ры - фа­йер­чы­лар чык­ты. Алар ут­лы пой­лар әй­лән­дер­де, янып тор­ган куб­лар бе­лән уй­на­ды, әки­ят аж­да­һа­сын­нан бер дә ка­лыш­мый­ча ут бөр­ке­де. Ике ут­лы җил­пә­зә тот­кан һәм мас­ка ки­гән фа­йер­чы кыз, бии-бии кы­зыл-ка­ра кош­ка әй­лән­де һәм төр­ле-төс­ле оч­кын­нар ара­сын­да юк­ка чык­ты.

Ба­ры тик фе­йер­верк­ны гы­на кө­тә­се кал­ды дип уй­ла­ган та­ма­ша­чы өчен сюрп­риз­лар бет­мә­гән бу­лып чык­ты. Бәй­рәм­нең төп бү­лә­ге ал­да бул­ган икән әле. Бар­лык Кыш ба­бай­лар төп сәх­нә­дән тө­шеп, ба­ла­лар һәм өл­кән­нәр бе­лән зур әй­лән-бәй­лән оеш­тыр­ды.

На­илә БА­Я­ЗИ­ТО­ВА

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев