Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

XIX гасырга сәяхәт

Алабугада V Халыкара Стахеев укулары узды. Гадәттәгечә, аны быел да КФУның Алабуга филиалы оештырган иде. Бәйрәм көнне университет ишегалдында XIXнчы гасыр тормышын чагылдырган театральләштерелгән тамаша узды. Монда кадриль биеделәр, кунаклар каршылаучы сәүдәгәр һәркемне төрле тәм-томнар белән чәйләп алырга чакырды.

Истәлек өчен әлеге күңелле мизгелләр борыңгы фотоаппарат белән рәсемгә төшерелде. -Мин Алабуга турында әниемнән ишетеп инде күптәннән беләм. Наил Вәлиевның минем дә Стахеевлар шәҗәрәсе дәвамчысы булуымны ачыклавы үз нәселем тарихын өйрәнүгә этәрде. Аңарчы нәселем турында берни белми идем. Бабам репрессиягә эләккәч, әтием үз нәселе турында мәгълүматларны нык яшергән. Лубьян архивын өйрәнү миңа бик күп яңалыклар ачты. Минем хәтта ФСБ идарәсеннән җибәрелгән фотоларым да бар. Кайчан да булса Алабугага килермен дип уйлап та карамадым. Минем шәһәр ул - Мәскәү. Шәһәр җитәкчелегеннән, авыру сәбәпле авыр хәлдә калган абыема ярдәм итүләрен сорар идем. Ул Стахеевлар нәселенең ирләр линиясе буенча бердән-бер дәвамчысы. Абый ерак төньякта Кагалым шәһәрендә яши. Алабугада бары бер тапкыр, әле үз нәселе турында берни белмәгән чакта гына булганы бар", дип истәлекләре белән уртаклашты Дмитрий Стахеевның оныкчыгы Ирина Солнцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев