Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Җәй айларында нәрсә укырга?

Бар кеше дә көтеп алган җәй айлары дәвам итә. Мәктәп укучылары, студентлар каникулга чыкты, әти-әниләрнең дә күбесе җәйге ял алды. Димәк, буш вакыт күбәйде, ял көннәрендә иркенләп китап уку мөмкинлеге дә туды. Ә инде нинди китап уку һәркемнең үз иркендә...

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды һәрдаим яңа китаплар белән  тулыланып тора. Күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятыннан 233 данә китап кайтты. Биредә “Җәй айларында нәрсә укырга?” дип аталган яңа күрәзмә эшли.

Бүген без укучыларыбызны Рафаил Төхфәтуллинның “Китә казлар” дип исемләнгән китабы белән таныштырабыз. Әлеге китапта укучылар тарафыннан зур бәя алган, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылларының яшәү рәвешен, тормыш хәлен сурәтләгән повестьлары һәм хикәяләре тупланган. Аларда әдип авыл кешеләренең бер-берләренә, җиргә, табигатькә, хезмәткә булган мөнәсәбәтен матур гади сөйләм аша гәүдәләндерә.

Мәхәббәт, тугрылык һәм хыянәт турындагы “Йолдызым” повестендә автор тормыштагы гади кешеләре хакында яза. “Китә казлар”дип аталганы үз заманында татар прозасына аһәңнәр, төсмерләр, яңа сыйфат үзгәрешләре алып килгән әсәр буларак бәяләнә. “Җиләкле аланнар” – автобиографик повесть. Биредә язучының яшьлек еллары белән бәйле истәлекләр сурәтләнгән, хәтта туганнарының исемнәре үзгәртелмичә бирелгән.

Тәнкыйтьчеләр Төхфәтуллин иҗатының буеннан-буена үтә торган туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау турында күптәннән сөйләп киләләр.

Җыентыкта шулай ук “Кырлайга сәяхәт”, “Эш өсте”, “Тегермән басуы”, “Бөтнек  үләне исе” кебек тормышчан хикәяләр дә урын алган. Бу әсәрдәге  геройларның эш-гамәлләре, уй-хыяллары, үзара мөнәсәбәтләре сезнең күңелегезгә  хуш килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев