Ярминкәгә килдек без, әкәмәтләр күрдек без...
Узган атнаның җомга көнендә Алабугада V Спас ярминкәсе эшли башлады.
Алабуга мондый көннәрдә бик күп кунаклар кабул итә. Быел да шулай булды. Аны ачу тантанасына Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин килде. Бик күп талантларга канат куйган борынгы шәһәребез И.Шишкин, Н.Дурова, граф Юсупов, Шереметьевлар кебек күренекле шәхесләрнең нәсел тамырларын дәвам итүчеләрне үзенә җыйды.
Ярминкәне котлау сүзе белән шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов ачып җибәрде:
- Бүген без сезнең белән V Спас ярминкәсен ачу шаһитлары булып торабыз. Спас ярминкәсен оештыруда һәм үткәрүдә зур шәхси өлеш керткән Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның монда катнашуы аңа аеруча олпатлык һәм мөһимлек өсти.
Республикада гына түгел, бәлки Россия территориясендә зур абруй казанган әлеге ярминкәне оештыручыларга, спонсорларга, ярминкәдә катнашучы халык осталарына зур рәхмәтемне юллыйм. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телим.
Ярминкә ачылышына җыелган халык Республика Президенты Рөстәм Миңнехановны көчле алкышлар белән каршылады.
- Ярминкә турында күп тапкыр ишеткәнем булса да, монысы тәүге катнашуым, ниһаять, аны үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Шунысы куанычлы, ул йөзләгән, меңләгән кешеләрне берләштерә, туплый. Монда Татарстан Республикасының 30 районыннан кул эше осталары катнаша. Россиядән һәм башка чит илләрдән 700 һөнәрченең килүе ярминкәнең киң масштаблы булуы хакында сөйли.
Сезнең барыгызны да әлеге зур бәйрәм белән котлыйм,- диде президент алабугалыларга һәм килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Ярминкәне ачу тантанасында Россия дворяннары җыены рәисе кенәз Григорий Гагарин, княгиня Ксения Юсупова-Шереметьева-Сфири, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Алабуга музей-ядкәрлеге директоры Гөлзада Руденко катнашты.
Мәйданда исә мәдәният һәм сәнгать училищесы коллективы һәм иҗат коллективлары әзерләгән театрләштерелгән тамаша башланды. Почетлы кунаклар сәүдә рәтләре буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылар, алар алып килгән тауарлар белән танышты.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән әйберләр арасында ни генә юк: милли костюмнар, бизәнү әйберләре, мамык шәлләр, агач һәм тимерне челтәрләп эшләгән сәнгать әсәрләре, балчык, каен тузы, тиредән эшләнмәләр, керамика, гжель, җитен-мамык, курыс (кабык) әйберләр, атаклы Арча читекләре һәм татарның милли киемнәре, төрле курчак, пыяла, чыбыктан үрелгән көнкүреш әйберләре дисеңме... Аларның һәрберсе шундый зур осталык белән эшләнгән, һәрберсен аласы, һичьюгы тотып-капшап карыйсы килә.
"Буыннар агачы" композициясен ачу
Шушы ук көнне Александр паркында "Буыннар агачы" композициясен ачу тантанасы үтте.
Паркка килеп керү белән, үзеңне 19-20нче гасырга кайткан кебек тоясың: аллеялар буйлап байбикәчләр-туташлар үтеп-сүтеп йөри, кайберләре вальс әйләнә... Кырыктартмачылар, газета сатучылар күзгә ташлана. Алар кулында 19 нчы йөз стилендә чыгарылган "Музейный вестник" гәзите. Почетлы кунаклар аны рәхәтләнеп ала, карый, таныша.
Борынгы фотоаппарат тоткан фотограф кунакларны рәсемгә төшерде. Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич тә фонтан буенда рәсемгә төште, аңа шунда ук фотосын бүләк иттеләр.
Композицияне ачканда чыгыш ясап, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәр-район җитәкчеләренең эшенә бәя биреп болай диде:
- Алабуга елдан-ел матурая, үзгәрә. Шәһәрдә тарихи-мәдәни истәлекләрне саклауга аеруча игътибар бирелә, борынгы традицияләр яңартыла. Соңгы елларда Александр паркы яңадан торгызылды, фонтан эшләнде, Спас ярминкәсе яңадан эшли башлады. Бу юнәлештә зур эш алып баручы Алабуга шәһәре Татарстанның башка шәһәрләренә генә түгел, бәлки барлык Рәсәйгә үрнәк булып тора.
Бүген менә монда "Буыннар агачы" композициясе ачыла. Ул үткән буыннар традициясен саклап калу, халыкларны берләштерүгә уңай йогынты ясар, дип ышанасы килә.
Моннан соң почетлы кунаклар һәм бөек шәхесләрнең нәсел-ыруы Президент фатихасы белән агачка исемнәре язылган яфракларны беркетте.
"Суган фестивале"
Икенче көнне дә ярминкә иртәнге 8 сәгатьтә үк эшли башлады.
Безнең коллектив та, "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газетасы хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Суган фестивале"нә җыелдык. Әле урыннар әзерләнеп бетмәгән булуга да карамастан, күпләр килеп фестиваль кайчан башлана инде, кайчан суган ашы ашатасыз, дип безгә мөрәҗәгать итә башлады.
"Суган фестивале"ндәге уеннарда катнашырга теләүчеләр дә күп булды. Монда алабугалылар гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә кебек шәһәрләрдән килгән кунакларны да очраттык. Алар уеннарда катнашып бүләкләр алды, суган ашыннан да авыз итте.
Нурия Нурмөхәммәтова (Түбән Кама):
- Мондый ашны ашаганым да, пешергәнем дә юк иде, бик тәмле була икән ич. Кайткач балаларны да сыйлап карарга кирәк булыр. Рәхмәт сезгә, ашыгыз бик-бик тәмле булган,- дип, бездән рецептын да язып алды.
Уеннар, шаян җырлар, суган турында табышмак һәм әйтемнәр, төрле конкурслар белән көн уртасы җиткәнен сизми дә калдык. Ашны өләшеп бетергәннән соң да яныбызга килеп аш сораучылар күп булды. Соңга калуларына нәүмизләнеп, киләсе елда иртәрәк килербез дип китеп бардылар.
Редакция коллективы безгә ит биреп ярдәм күрсәткән "Яңа Юраш" агрофирмасы директоры Хәлил Сабирҗановка, суган табуда булышкан Танайка җирлеге башлыгы Екатерина Морковкинага зур рәхмәтен җиткерә.
Уйнадык та, җырладык...
Урыныбыз ел саен авыл милли ишегаллары белән бер урында булганлыктан, иң элек алар оештырган кызыклы уеннарны күзәттек. Иртән иртүк килеп утырган мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгына, чырышлыгына сокланып туймаслык. Ике сәгать эчендә без арып-талып беткән идек инде, алар исә туктаусыз уеннарда катнаша, кунаклар сыйлый: самавырлары кайнап утыра, табада коймаклары чыжлый, өстәл өстендә пешереп алып килгән сыйлары да мулдан иде.
Ярминкәне карап кал,
Тарак булса да алып кал
Ярминкәдәге сәүдә рәтләрен карап йөргәндә, кулдан эшләнгән әйберләрнең сыйфатына, матурлыгына сокландык, кайсын киеп карадык, кайсын тотып... Килгән кунакларны сәхнәдә чыгыш ясаучы артистлар да битараф калдырмады. Кайберләре Чаң осталары чыгышына мөкиббән булса, кемдер югарыда канатта йөрүчеләрне шаккатып карады. Балалар өчен батутлар, паровоз һәм нәни атлар хезмәт күрсәтте. Кыргызстан, Үзбәкстан осталары күн һәм тиредән әйбер ясау серләре буенча мастер-класслар үткәрде. Кич белән ярминкә учагы тирәсендә уеннар барды, концерт номерлары күрсәтелде.
Өч көн дәвам иткән ярминкәне ябу тантанасында район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина Геннадий Емельянов исеменнән ярминкәне оештыручыларга, барлык спонсорларга, үз осталыклары белән бүлешкән остакулларга рәхмәтен белдерде.
Алабуга дәүләт тарих-архитектура, сәнгать музей-ядкәрлеге директоры Гөлзада Руденко V Спас ярминкәсендә катнашкан һәммә кешегә рәхмәтен әйтеп: "Бәйрәм, чыннан да, уңышлы булды",- диде. Ахырдан ярминкәдә катнашучыларга, аны оештыручыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Әнә шундый күңелле шау-шу, уен-көлке, күңелле сәүдә, кунак каршылау-озату мәшәкатьләре белән чираттагы ярминкә үтеп тә китте.
В.Винер
Елена Мирошева,
Сабина Качаева,
Олеся Смирнова,
Надежда Кожанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев