Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Яшьләр көненә яңгыр да комачауламады

Үткән җомгада шәһәр яшьләре “Мәйдан” тамаша үзәгендә бәйрәм итте. Бу көнгә билгеләнгән чаралар программасы төрле булганга, һәрбер кеше күңеленә ошаганча күңел ачты.

Яшьләр көне рок-фестивальдән башланды, Башня” (“Манара”) дип аталган бу фестиваль быел икенче тапкыр үткәрелде. Бәйрәм башланганда, тамашачылар аз иде, музыка авазлары ишетелүгә, мәйданчыктагы төп сәхнә янында кеше күбәйде. Анда бу юлы республикабыздан һәм Удмуртиядән сигез рок-төркем чыгыш ясады. Гариза бирүчеләр саны егерме икегә җиткән иде, сәхнәгә шуларның иң яхшылары күтәрелде. Егерме минут эчендә, чыгыш ясаучылар биредәге халыкны һәм жюри әгъзаларын үзләренә каратырга тиеш булды. Аларга музыкантларның техник әзерлек дәрәҗәсе, башкару сыйфаты, тышкы кыяфәт, тамашачылар белән эшләүләре ягыннан да бәя бирелде. Түбән Камадан “DOOMSWAGGER” төркеме әле күптән түгел генә – шушы елның гыйнварында барлыкка килгән. Алар көньяк рок музыкасын башкара. Гитарачы Андрей Пантерич әйтүенчә, рокның бу төре башкаларга караганда “майлырак”.

Без – шәп егетләр, шуңа күрә берләшергә һәм текә, “майлы” рок уйнарга булдык. Бөтен җырларыбыз да − үзебезнеке. Степан Андреич көй яза, Алексей Косачев – текстларны; Андрей Стрижевский – барабанчы, һәм мин – гитарачы, − дип сөйләде ул.

Әйтергә кирәк, “DOOMSWAGGER” төркеме “Башня” рок-фестивалендә өченче урын алды, беренчелекне Яр Чаллы шәһәреннән “WE ROCK” төркеме яулады. Аларны Алабуга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин бүләкләде. Ул фестивальдә җиңүчеләрне һәм “Мәйдан” шәһәр тамаша үзәгенә килгән барлык алабугалыларны бәйрәм белән котлап, аларга бәхет, мәхәббәт һәм уңышлар теләде.

Бу көнне бәйрәм чаралары башка мәйданчыкларда да узды. Мәсәлән,  Шишкин буаларында мотоциклчылар җыйналды. Биредә кызган резин исе аңкып торды һәм моторлар үкерде. Байкерлар чын шоу күрсәтте.

Денис Заһиров үзенең “Honda” мотоциклында 5 елга якын йөри. Барысы да 2004 елда ук башланган, шул чакта Денис Техник иҗат үзәгендәге мототүгәрәккә язылган, анда совет мотоциклларын төзәтеп, “А” категориясенә йөртү хокукы алырга укыган.

Минем мотоцикл шактый иске – 1993 елда чыгарылган. Бу классика. Ул зур, куәтле һәм ышанычлы. Мин аңа ия булганнан бирле, аның бер тапкыр да ватылганы юк. Бүген мин катнашуга гариза бирмәдем, башка егетләрне хупларга телим, − ди мотоциклчы һәм “тимер ат”ында үтә сак йөрүенә басым ясый, чөнки кайбер йөртүчеләрнең шәхси куркынычсызлык турында онытулары аркасында килеп чыккан фаҗигале очраклар аз түгел. 

Урам биюләре фестивале дә шау-шулы булды. Бию мәйданчыгына җәелгән махсус корманы алып ташларга туры килде. Яңгыр явып торганга, ул бөтенләй юешләнгән һәм тая торганга әйләнгән иде. Бию осталары арасында иң яше, Яр Чаллыдан килгән 7 яшьлек Элина, биюләр белән ике ел шөгыльләнә инде, һәм ул билгеле бер уңышларга да ирешкән. Ул халык алдында чыгыш ясаудан курыкмый, урам биюләренең төрле өлешләрен башкара.

− Башта мин көнчыгыш биюләрен өйрәндем, әмма соңыннан хип-хоп һәм  поппинг биисем килә башлады, − ди Элина.

Шулай да Яшьләр көнендә иң мавыктыргыч мизгелләр кигуруми белән йөгерештә булгандыр. Кигуруми – хайваннар, мультфильм геройлары һәм башка персонажлар рәвешендәге киемнәр. Шундый костюмнар киеп алгач, яшьләр финишка беренче килеп җитүдә ярышты. Плюштан тегелгән әлеге киемнәрдән йөгерү бик үк уңайлы түгел, алар күләмле һәм өй шартларында ял итәргә яраклаштырылган, ләкин узышта җиңгән Марк Гыйззәтуллин бүтән фикердә. Алабугалы хәзер Казанда яши, һәм, әйтүенә караганда, бермөгезле кыяфәтендә кайвакыт кибеткә йөри.

− Алабугада әле моңа күнекмәгәннәр, һәм кибеткә шул рәвешле чыксаң, дөрес аңламаулары бар, − дип саный ул.

Әлбәттә, бәйрәм көнендә җырлар да яңгырады, татар эстрада җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, икемеңенче еллар йолдызы “Акула” (Оксана Почепа) чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев