Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Җыр­чы Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ка “Мак­тау­лы ала­бу­га­лы” ди­гән исем би­рел­де.

Ала­бу­га­да Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ха­лык ар­тис­ты Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ның зур кон­цер­ты бул­ды. Бы­ел­гы се­зон - җыр­чы­ның иҗат би­ог­ра­фи­я­сен­дә 23нче­се. Шә­һәр мә­дә­ни­ят са­рае сәх­нә­сен­дә ярат­кан ар­тис­ты­быз ис­ке җыр­лар­ны, ха­лык яра­тып өл­гер­гән һәм аның "23 нче се­зон" аль­бо­мы­на кер­тел­гән яңа җыр­лар­ны да баш­кар­ды.

Һәр яңа җыр­ны та­ма­ша­чы бер­дәм ал­кыш­лар һәм эч­кер­сез ел­маю бе­лән кар­шы­ла­ды. Ала­бу­га­лы­лар да Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ның җыр­ла­ры җит­ди­рәк һәм тор­мыш ту­рын­да­гы ти­рән фәл­сә­фи фи­кер­ләү­ләр­гә бай бу­лу­ын сиз­ми кал­ма­ды. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, бу кич­тә, хә­ер ул һәр­ва­кыт шу­лай бул­ды, зал ту­лы иде. Ярат­кан җыр­чы­ла­ры кон­цер­ты­на өл­кән­нәр, яшь­ләр һәм хәт­та күк­рәк ба­ла­ла­ры бе­лән яшь әни­ләр дә кил­гән. Җы­еп кы­на әйт­кән­дә, зал­да ал­ма тө­шәр урын да кал­ма­ган иде.

Кон­церт прог­рам­ма­сы ба­ры­шын­да Ала­бу­га­ның төп сәх­нә­сен­дә Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­нын­да та­тар му­зы­ка мә­дә­ни­я­тен үс­те­рү һәм сак­лау­га керт­кән зур шәх­си өле­ше өчен Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов "Мак­тау­лы ала­бу­га­лы" күк­рәк бил­ге­се тап­шы­рыл­ды. Аңа әле­ге дә­рә­җә­ле бү­ләк­не ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов һәм бар­лык ала­бу­га­лы­лар исе­мен­нән кот­лап, Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се Рә­ис Нә­җи­пов тап­шыр­ды. Ул Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ка уңыш­лы иҗа­ты өчен рәх­мәт бел­дер­де, үзе­нә һәм га­и­лә­се­нә сә­ла­мәт­лек, уңыш­лар те­лә­де.

Сүз уңа­ен­нан шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Ала­бу­га­да Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов иҗа­ты­на га­шыйк­лар шак­тый. Һәр кон­цер­ты­ның анш­лаг бе­лән узуы һәм шә­һәр­дә оеш­кан фан-клуб­ның дүрт ел яшә­ве дә шул ту­ры­да сөй­ли. Аның сос­та­вын­да 35 ке­ше, алар - укы­ту­чы­лар һәм Мә­дә­ни­ят учи­ли­ще­сы сту­дент­ла­ры. Алар­га Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов җыр­чы бу­ла­рак кы­на тү­гел, бәл­ки Ка­зан дәү­ләт мә­дә­ни­ят һәм сән­гать уни­вер­си­те­ты про­фес­со­ры бу­ла­рак та кы­зык­лы. Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов бу уни­вер­си­тет­та үз ак­ча­ла­ры­на та­тар эст­ра­да­сы курс­ла­ры оеш­ты­рып, сту­дент­лар­ны ар­тист һө­нә­ре ос­та­лык­ла­ры­на өй­рә­тә.

Еле­на Смир­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев