Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Җырлы язмыш юлыннан

Шәһәр үзәк китапханәсендә чаралар еш булып тора. Татар һәм туган як әдәбияты бүлеге ел әйләнәсендә әдәбият, сәнгать дөньясында танылган кешеләр белән очрашулар үткәрә. 21 октябрьдә биредә шәһәребезнең танылган композиторы Владимир Мироваев белән очрашу кичәсенә студентлар, аның хезмәттәшләре һәм фикердәшләре җыелды.

Бүлек китапханәчесе Раушания Вәлиева кичәне башлап:

- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучы, композитор (400 дән артык җыр авторы), баянчы, спортчы, шагыйрь, "Ак каз" фольклор ансамбле җитәкчесе... - дип санап китте, - һәрберебезгә билгеле Владимир Мироваев үзенең көйләре, җырлары белән кемне генә сөендерми!

1954 елда Пермь өлкәсендә туган Владимир бүгенге көндә үзен алабугалы дип саный. Җырга-моңга малай чактан гашыйк егетнең сәнгать дөньясына кереп китүенә әти-әнисе дә каршы булмый. Әтисе үзе дә гармунда яхшы уйнаган, бәләкәй чагында ук музыкага сәләте шуннан күчкәндер. 1969 елда 8 сыйныфны тәмамлап, ул оркестр бүлегенә укырга керә. 1971 елда Алабуга культура-агарту училищесына күчерүләрен сорый. Теләгенә ирешә. (Уку йортының ул вакыттагы директоры Михаил Машановны композитор бүген дә яхшы сүзләр белән искә ала.) Училищедан соң Казан дәүләт мәдәният институтына бара. Аны 1978 елда тәмамлый. Егетнең Апас (Кайбыч) районына бирелгән юлламасын Михаил Машанов, Казанга барып, Алабугага алыштырып кайта. Дөрес, ай ярым эшләгәч, Армия хезмәтенә алына Владимир.

- Армия сафларында булмаган егет нинди егет инде, - дип сөйли ул, яшьлек елларын искә алып. - Минем баянда уйнаганымны белгәч, анда клубның сәнгать җитәкчесе итеп куйдылар. Хәзер мәктәпләргә ГТО нормалары кире кайтуга сөенәм. Физкультура - сәламәтлегебез бит ул... Армиядән кайтканнан бирле, бөтен эшчәнлегем Алабуга мәдәният училищесы белән бәйле.

1982 елның 15 маенда ул Гөлчәчәк исемле кызга өйләнә. Саф хисләргә нигезләнгән гаилә озын гомерле була.

- Яратам, дип әйткәнем юк минем. Андый сүзне күңелем яратмый, - ди Владимир, - мәхәббәтне мин җыр аша белдерергә күнеккән.

Ике кыз һәм ул үстереп, бу айда дөньяга аваз салган җиденче оныкларына сөенеп яши Мироваевлар. Үзләренең иҗат хезмәттәше белән очрашуга шәһәрнең "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе әгъзалары да килгән иде. Алар композиторга күп җылы сүзләр әйтте. Гөлзада Әхтәмова Мироваевлар гаиләсенә шигъри тәбрикләвен җиткерде.

- Бар сәләтләрен дә санадылар, тик барыбер берсе калды: балыкчы да әле ул! - диде Фәридә Хәбибрахманова, берләшмә җитәкчесе. - Һава торышының нинди булуына карамастан, җәен дә, кышын да балыкка йөри, ә Гөлчәчәк балыкны тәмле итеп томалап пешерә. Оста шахматчы да Володя. Әмма иң талантлы ягы: җырга-моңга оста булуы. Баян урынына кулларына шахмат тактасын тоттырсалар, барыбер көй чыгарыр иде.

Кичәгә килгән кунаклар композиторның Гөлзада Әхтәмова сүзләренә язган "Син кайгырма, әнкәй" исемле җырын тормыш иптәше Гөлчәчәк, "Насыйп булсын яшәү уфтанмый" җырын (Фәридә Хәбибрахманова сүзләре) ирле-хатынлы икесе башкаруында тыңлады. Кызлары Диләрә дә берничә җыр бүләк итте. Автор иң беренче җыры - "Алабуга вальсы"ның көен уйнамыйча кала алмады. Яшь егетнең ничек композитор булып китүе турында аның укытучысы, остазы Валерий Әхмәтшин сөйләде.

Язмышына шөкер итеп, әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәтле булып яши Владимир Мироваев. Җир йөзендә иң кадерле кешеләр - әти-әниләргә дан җырлаган, туган халкының моң сәнгатен яңа көйләр белән баеткан композиторга без рәхмәт укыйбыз. Ул үзе шәһәрдәшләрен 11 декабрьдә кичке сәгать алтыда мәдәният сараенда үтәчәк юбилей кичәсенә чакыра.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев