Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Акчамы, әллә дарумы: алабугалыларга икесенең берсен сайларга кирәк

1 октябрьдән һәр федераль ташлама алучы үзенә уңайлысын сайлап алырга тиеш: акчалата түләү бәрабәренә социаль пакеттан баш тартыргамы яки социаль пакетка хокукны калдырыргамы.

Сәламәтлеге борчымаганда, хроник авырулар баш калкытмаганда, кеше ташламаларны акчага алыштырырга кызыга, әмма хәле начараеп, чир озаккарак сузылса, дәвалау өчен дарулар күпләп кирәк була башлый һәм акчалата компенсациянең генә җитмәве ачыклана.

Моңа Дьяконовлар гаиләсе үз үрнәгендә инанган: 8 яшьлек Ярослав һәм 3 яшьлек Святослав авыр гематологик авыру − гемофагоцитар лимфогистиоцитоз аркасында сөяк мие трансплантациясен кичергән. Авыру чигенсә дә, малайларның торышын күзәтү әле дәвам итә, җитмәсә, иммунитетлары да көчле түгел.

− Без 2017 елдан башлап социаль хезмәтләр җыелмасын алабыз, һәм аннан баш тарту фикере бер тапкыр да тумады. Баш тарткан очракта, акчалата түләү бик аз булачак, ә болай компенсация суммасыннан йөз тапкыр артып киткән дару алуга гарантия бар. Әйтик, акчалата компенсация 850 сум тирәсе тәшкил итә, ә безгә кирәкле даруларның бер төргәге 30 мең сум тора, шуңа күрә социаль хезмәтләрдән баш тарту безнең өчен максатка ярашлы түгел, − ди малайларның әнисе Римма Дьяконова.

Шулай да федераль ташлама алучы бер ел эчендә социаль хезмәтләр алудан баш тарткан очракта, аларны Пенсия фондына гариза тапшырганнан соң гына кире кайтарырга мөмкин. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы моны бу елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча эшләргә тәкъдим итә. Ул вакытта 2022 елдан түләүсез дару ярдәме алу өчен социаль хезмәтләр җыелмасын бирү яңадан торгызылачак. Һәм шунысы бар − 1 октябрьдән соң бер ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту мөмкин булмаячак (бу Россия Федерациясе законнарында каралмаган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев