Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга бөркетләре – Киевта

Фотограф-анималист Дмитрий Сыч Киев шәһәре янында уң аягында боҗрасы булган яшь бөркетне фотога төшерә. Рәсемне зурайтып, боҗра коды буенча кошның узган җәйдә "Түбән Кама" милли паркында боҗраланган булуын билгелиләр.

Балдак 2011 елның 4 июнендә, бөркеткә 65-70 көн булганда, контрольдәге ояларның берсендә беркетелә. "Балдак - кошның "паспорты". Аның буенча кошның туган урынын һәм яшен белергә мөмкин. Барлыгы 8 кош боҗраланды, шуларның икесе турында бездә мәгълүмат бар. Соңгы елларда без кышлаучы бөркетләрне Чаллы, Түбән Кама, Алабуга янәшәсендә еш күзәтәбез. Бөркетләр шулай ук Ульян өлкәсендә дә кышлый. Безнең бөркетләребез еракка кышларга китәдер дип уйламый идек. Ә менә безнең татар бөркете хәтта Украинага сәяхәт кылырга булган", - ди милли паркның табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров.

Бу елда Татарстанда кошларга төсле боҗралар кидерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: