Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Авыл кешесе нидән зарлана?

Алабуга районында яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең биш йөзгә якыны бүгенгә диспансер тикшерүен үткән инде. Хәтерлисездер, бу эш “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында алып барыла.

Якын арада гына Костенеево табиб амбулаториясендә авыл халкы өчен зур медосмотр уздырдылар. Махсус транспортта Костенеево авыл җирлегендә яшәүчеләрне алып килделәр. Анализлар биреп, тикшерү үткәннән соң, гомуми табиб карагач, аларга электрокардиограмма да ясадылар.

– Нигездә безнең әби-бабайлар кан басымыннан зарлана, аларның аяк-куллары һәм билләре авырта, чөнки олы яшьтә булуларына һәм безнең тыюларга да карамастан, күбесе әле дә яшелчә бакчаларында эшләп йөри. Авылда стандарт анамнез, – дип сөйли Костенеево амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Надежда Минеева.

Быел көз 65 яшьтән узган 1400 авыл кешесен тикшерергә планлаштыралар. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, программаның төп максаты шеш авыруларын иртәрәк ачыклау, дөрес шул ук вакытта башкалары да беленә, һәм аларын да исәпкә алып, дәвалый башлыйлар. Мәсәлән, йөрәк белән кыенлыклар булганда. Алабугада йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче, шешләр – икенче урында тора.

– Соңгы тапкыр сырхауханәдә өч ел элек булган идем. Аллага шөкер, саулыгымнан канәгать, әмма тикшереп карау беркайчан да артык булмас, – ди Котловка авылында яшәүче 79 яшьлек Людмила Кучумова.

– Авылларда өлкән яшьтәге халыкны диспансеризацияләү, дөрестән, 2019 елның сентябреннән башлана, – ди Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айрат Сафин, – ләкин без бу эшне иртәрәк башларга булдык, кешеләрне ничек алып килеп, илтеп куюны оештыру кирәклеген белер өчен. Башта без Алабуга шәһәр поликлиникасына чыктык, шулай эшләп карадык, китергәндә, тикшергәндә нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин һәм башкалар. Аннары Мортка бардык, һәм, ниһаять, Костенеево амбулаториясенә килдек.

Айрат Сафин сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансеризацияләү өчен, өч нокта билгеләнгән – Алабуга шәһәр поликлиникасы, Морт участок хастаханәсе һәм Костенеево табиб амбулаториясе. Транспорт һәм озатып йөрүчеләрне “Ышаныч” халыкка комплекслы иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге бирә. Авыл халкы әйтүенчә, соңгысы бу программа өчен бик тә кулай икән. Алып барып йөрмәсәләр, кайчан табибка барып җитәр идек әле, диләр. Бәлки шуңадыр да, әлегә мондый тикшеренүләрдән баш тартучы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев