Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Азат сүз бирә

Узып баручы ел Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы итеп игълан ителгән иде. Шул уңайдан ел дәвамында районда да, республикада да төрледән-төрле чаралар күп үткәрелде. Алабуганың 8 нче мәктәбендә укучы Азат Ильясов республика дәрәҗәсендә үткән бәйгедә катнашып, лауреат исеменә лаек булды.

Яңа ел алдыннан күңел гел бүләкләр көтә. Тик хәйләкәр Кыш бабай аны бары тик тырыш, эш сөючән һәм тәртипле балаларга гына алып килә шул. Җиде яшьлек Азат нәкъ менә шундый. "Туган җирем - Татарстан" дип аталган дәрәҗәле конкурста лауреат дипломы алып кайткан малайны бәйгегә Рәсимә Сибәгатуллина һәм әнисе - Фирания Мостафина әзерләгән.

Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасы һәм "Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге" Гомумрәсәй җәмәгать оешмасының региональ бүлеге оештырган бу конкурста республикадагы барлык төр мәгариф учреҗдениеләре укучылары һәм иҗади коллективлар катнаша. "Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән алып фәнни хезмәткәрләргә кадәр күрергә була иде", - диде Фирания. Эшләр биш номинация буенча кабул ителгән: "Татарстан табигате төшерелгән рәсемнәр", "Видеороликлар, роликлар, Flash-роликлар, мультфильмнар", "Плакатлар һәм рәсемнәр", "Шигырьләр, слоган һәм әдәби очерк", "Табигый материалдан һәм икенчел чималдан эшләнгән әйберләр".

- Республиканың 45 районыннан ике меңнән артык эш җибәрелгән булган. Шулар арасыннан биш номинациядә 45 эшне сайлап алдылар. Алар арасына эләгү - безнең өчен зур һәм көтелмәгән бәхет булды, - ди Рәсимә Сибәгатуллина.

Азат конкурста Рәсимә Сибәгатуллина язган "Азат сүз бирә" дигән шигыре белән чыгыш ясый. Аңа 34 нче балалар бакчасында музыка дәресләрен алып баручы әнисе Фирания видеоролик ясарга булыша. "Галиябану" көенә чиратлашып күрсәтелгән фоторәсемнәрдә Азат үзе, аның шөгыле, Алабуганың иң матур урыннары чагылыш тапкан. Машиналарга мөкиббән киткән, әкият һәм татар теле дәресләрен яраткан бу очкын күзле малай әле Казанда үткән конкурста алган тәэсирләреннән арынып җитмәгән иде ахрысы. Шулай да Азат һәр сорауга төгәл һәм тулы итеп җавап бирде, мәктәбе, укытучылары турында сөйләде.

- Азат, зур үскәч кем буласың килә соң?

- Мин зур үскәч дальнобойщик буласым килә.

- Юлда йөрергә яратасыңмы?

- Әйе, машиналарны да яратам.

- Казандагы бәйгедә иң истә калганы нәрсә булды соң?

- Бүләкләү тантанасы истә калды. Аннан соң кызыклы фокуслар күрсәттеләр.

Шуннан соң Азат озак һәм төгәл итеп ак халатлы фокусчының нинди тылсымнар күрсәткәнен сөйләде, конкурста бүләк ителгән китапларын, дипломын күрсәтте, безнең үтенеч белән конкурста башкарган шигырен дә сөйләде. Моннан тыш Азатны "Космоста Яңа ел" тамашасына да чакырганнар.

Азат, аны бәйгегә әзерләгән Рәсимә Сибәгатуллина һәм малайның әнисе Фирания киләчәктә дә конкурсларда тырышып катнашырга вәгъдә итте. Ә Азат безгә тырышып укырга, тәртипле булырга дип чын егетләр сүзе бирде. Тырыш һәм акыллы бу малайны без дә үзебезчә "бүләкләдек": Азатны газета редакциясе һәм телевидение эше һәм хәбәрче абый-апалар белән таныштырдык.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев