Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Бөтендөнья йога көнендә

Хәзерге көндә йога белән шөгыльләнү киң колач җәя. Безнең илгә, ягъни Россиягә, йога 20 гасыр ахырында килеп кергән һәм бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмый.

Алабугада 15 июньдә Бөтендөнья йога көне уздырылды. Чараны Чаллы шәһәренең йога-үзәк җитәкчесе, тәҗрибәле инструктор Олег Бочкарев алып барды. Инструктор күрсәткән хәрәкәтләрне теләгән һәркем кабатлап карый алды, өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да актив катнашты. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: әлеге физик хәрәкәтләрне кабатлап карарга шактый кеше теләк белдерде. Катнашучыларга үзләренең физик мөмкинлекләрен сынап карау өчен бу бик яхшы мөмкинлек иде. Келәмнәрдә бигрәк тә балалар аеруча күп. Алар тәҗрибәле инструктор җитәкчелегендә төрле асаннар өйрәнде: кояшны каршылау, карга, эт, чаян рәвешләре.

– Йога балаларга җиңелрәк бирелә, чөнки 5 яшькә кадәр алар барлык асаннарны җиңел генә башкарып чыга һәм инстинктив рәвештә сулый да, – диде Олег Бочкарев.

Санскрит теленнән тәрҗемә иткәндә, йога “элемтә”, “берләшмә”, “гармония” дигәнне аңлата. Алабугалы Айсылу Хәмидуллина әйтүенчә, йога кешегә комплекслы һәм системалы рәвештә тәэсир итә дияргә дә була: күнегүләр даими арыганлыктан котылырга ярдәм итә, тәннең дә, акылның да торышын яхшырта, кешегә рухи көч бирә.

– Ул үпкәләр эшчәнлеген яхшырта, нерв системасына уңай йогынты ясый, ашказаны-эчәк трактына тәэсир итә һ.б. Аны сәламәтлекне яхшырту, психологик кыенлыклардан арыну өчен файдаланалар, бигрәк тә умырткалык, арка авыртуларына каршы киң кулланыла. Хатын-кызларга физик һәм эмоциональ хәлне сакларга ярдәм итә, гәүдә матурлыгын саклау өчен яхшы ысул булып кала. Күп очракта, йога тынычлык бирә, дөнья мәшәкатьләреннән онытылып торырга, начар уйлардан арынырга ярдәм итә. Берәүләргә әлеге шөгыль күңелләренә бик хуш килмәскә мөмкин, әмма кемнәрдер өчен ул тормыш рәвешенә әйләнә,– дип фикерен уртаклашты Айсылу Хәмидуллина.

Моннан тыш, теләге булган һәркем йога төрләре буенча осталык дәресләрендә катнаша, сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану турында күбрәк белә, яхшы музыка тыңлый алды. Бу көнне барлыгы 300гә якын алабугалы һәм шәһәр кунаклары онытылмаслык йога дөньясына чумды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев