Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

“Чебурашка”ны штрафка тарттылар

Бу атнада административ тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып,"Арарат" җәмгыятенә штраф салынган.

Шәһәрдә әлләни катлаулы булмаган аттракционнары белән балалар өчен бердәнбер саналган "Чебурашка" паркы чүп оясына әйләнеп беткән иде. Һәрхәлдә 17 апрельдә төшереп алган рәсемгә карагач, әнә шулай дими ни дисең. Шәһәр хакимиятендә әлеге мәсьәләне тикшергәндә "Чебурашка" территориясен арендалаучы "Арарат" ААҖ администраторына әнә шул рәсемнәрне бирергә туры килде.

- Мәйданның ни дәрәҗәдә пычранганын сез үзегез күрмисезмени?- диде административ комиссия җитәкчесе урынбасары Виктор Анищенко. -Бу бит - шәһәр үзәгендә!- ди ул аптырап.

- Кыш буе тупланган чүп бит ул. Узган пәнҗешәмбедә җыештырмакчы булган идек, кеше тапмадык. Нибары бер дворнигыбыз бар,- диде акланып Айгөл Әнвәровна.- Эшче куллар табу максатыннан белдерү бирдек. Пәнҗешәмбедә 15 ләп кыз һәм малай килде. Җомга көнне мәктәп укучылары җыештырды.

- Ни өчен эшкә әле генә керештегез? Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре шәһәрдә өч атна буе бара бит инде?- дип сорады комиссия рәисе Василий Коваленко.- Сез бит акча бар. Бер взвод дворник тотарга була - анысы сезнең проблема, нигә әле сез мәктәп укучыларын эзлисез.

- Сез монда үзегез хуҗа (49 елга арендага алынган). Ресторан тулы куәткә эшли, керемегез бар. Сезгә ни дә булса төзергә кушкан кеше юк. "Чебурашка"ны нинди хәлгә китереп бетердегез!- дип ризасызлык белдерде Виктор Михайлович.

-Узган елда Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәйданны уртак көч белән тулы тәртипкә китергән идек: барысын буядык, урналар урнаштырдык. Бүген аларның берсе дә юк! Бала-чага кәнфит кәгазен кая ташларга тиеш? Чүп савытлары урнаштырыгыз, чистарак булыр,- диде төзекләндерү мәсьәләләре буенча җаваплы комиссия члены Рим Сафиуллин.

Мәйдандагы аттракционнарның төзек булмавы да комиссия әгъзаларын борчуга салды, чөнки алар эшләмәсә дә, алар янында балалар уйнап йөри. Анда каравылчы да, аттракционнарның эшләмәве турында кисәтү такталары да куелмаган.

-Без боларны яхшы нияттән чыгып әйтәбез: беренче чиратта балалар иминлеген күздә тотабыз һәм монда һәрвакыт чиста булсын дибез. Шәһәрдәге иң яхшы урыннарның берсе ич бу. Җитди ниятле эшмәкәрнең кайсына гына мөрәҗәгать итсәң дә, хәзер сатып алачак,- дип нәтиҗә ясады Виктор Анищенко.

Комиссия утырышында балалар мәйданчыгының каты көнкүреш калдыклары белән пычрануын күз алдында тотып, администраторга 15 мең сум штраф салынды.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев