Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Диабетны кисәтү

Шикәр чире - еш очрый торган йогышлы булмаган озакка сузылган авыру. Дәвалауда уңышлар булуга карамастан, диабет бүгенге көндә дәвалап булмый торган авыру булып кала.

Диабетның кеше организмына куркынычы турында әледән-әле сөйләп торалар. Бу авыру хакында белү генә аз, аны булдырмау чараларын көндәлек ихтыяҗга әйләндерергә вакыт. Алабуга үзәк район хастаханәсе табиб эндокринологы Назимә СӘМИГУЛЛИНА сүзләренә караганда, диабет ешрак күз, йөрәк, аяк тамырларын һәм нерв системасын заралый, бу исә үз чиратында кешенең хезмәткә сәләтен югалтуга һәм гариплеккә китерә.

- Шикәр чиренә китерүче нинди факторларны аерып күрсәтергә мөмкин?

- Аз хәрәкәтләнү, кирәгеннән артыгын ашау, психик травмалар, нерв системасының озак вакыт киеренке халәттә булуы, моңа нәселдәнлек тәэсире дә кушылырга мөмкин, шулай ук төрле йогышлы һәм эчке авырулар, азык белән агулану, йөрәк-кан тамырлары авырулары (кан басымы күтәрелү, стенокардия) шикәр чиренә этәрүче факторлар булып тора.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, стенокардия белән авыручыларда шикәр чире барлыкка килү куркынычы 2, гәүдә авырлыгы тиешеннән артык булганда - 6 тапкыр, нәселдә диабет белән авыручылар булганда - 6,5, дүрт яки биш фактор берьюлы күзәтелгәндә - 28 тапкыр арта.

- Авыруны кисәтү өчен нәрсә эшләргә?

- Беренчедән, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк: терлек маена, углеводка бай ашамлыклар белән мавыкмаска, кирәгеннән артыгын ашамаска; салкын тиюгә китерүче еш туңудан сакланырга; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә; физик культура һәм спортның мөмкин төрләре белән, шулай ук көчтән килгәнчә физик хезмәт белән шөгыльләнергә; алкоголь эчемлекләр белән мавыкмаска, тартмаска. Икенчедән, ел саен шикәр чирен ачыклау өчен тикшерү үтәргә кирәк.

- Шикәр чире кемнәргә яный?

- Гәүдәнең артык авырлыгыннан интегүчеләр; диабет белән авыручы кешеләрнең якын туганнары (нәселдәнлек); 4 килограммнан артык авырлыктагы бала тапкан, йөклелек вакытында углевод алмашы бозылу очраклары булган хатын-кызлар; яше 40тан узганнар, аеруча югары кан басымы, атеросклероз белән интегүчеләрнең диабет белән авыру куркынычы бар.

- Диабетны кисәтергә мөмкинме?

- аманча медицина диабет авыруын ачыклауның күп санлы методларына ия.

Шикәр чире барлыкка килгәнче, 5-10 ел алдан ук организмда шикәр күләме артуын күзәтергә мөмкин. Бу вакытта авыруның билгеләре беленми, әмма тикшергәндә алар яхшы ачыклана, шуңа күрә авырып китү куркынычы булган кешеләр даими тикшерү үтәргә тиеш.

Дөньяда 250 миллионнан артык кеше шикәр чире белән авырый. Аларның 50 проценты тирәсе 40-59 яшьтә. Әле 20 ел элек кенә бу чир белән авыручылар саны 30 миллион кешедән дә артмый иде.

Материалны Зөлфия ПРИМАКОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев