Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе

Шәһәр-район мәктәпләрендә дәресләрдән һәм укудан тыш мөһим урынның берсендә - укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү тора. Һәр мәктәптә ашханә булуына карамастан, кайбер укучылар үз сәламәтлекләренә зыян китерүләре турында уйламыйча, кайнар аш ашаудан баш тарта.

Моның сәбәпләре дә бар: ата-ана балага "мәктәптә кайнар аш ашарсың" дип биргән акчаны ул мәктәп янында урнашкан кибетләрдән чипсы, сникерс, булочка-пирожкиларга тота. Ә коры-сары белән туклануның нәтиҗәсе билгеле - мәктәп бусагасын күпчелек бала гастрит яки башка ашказаны авырулары бәйләме белән атлап чыга. Мәсәлән, беренче сыйныфта ашказаны авырулары белән интегүче балалар 19 процент кына булса, 11 нче сыйныфны тәмамлаганда алар инде 43 процентны тәшкил итә.

Мондый хәл килеп чыкмасын өчен ата-аналарга уяурак булырга киңәш ителә: акчаны баланың кулына тоттырганчы, мәктәпкә барып, кайнар аш өчен түләргә яки балага сәламәт ризыкның роле турында аңлатырга кирәк.

Күзәтүләр буенча, мәктәптә кайнар аш ашаган балалар азрак алҗый, аларда эшкә сәләтлелек һәм югары өлгереш саклана.

Алабуга мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов сүзләренчә, шәһәр һәм район белем бирү учреждениеләренең барысында да балаларны кайнар аш белән тәэмин итү мөмкинлеге бар.

- Шәһәр һәм район мәктәпләрендә 8 меңнән артыграк бала укый, шуның 83,2 проценты (6376 кеше) кайнар аш белән тәэмин ителә, - дип билгеләп үтте ул.

Ривал Зарипов хәбәр итүенчә, шәһәр мәктәпләре арасында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү буенча иң түбән күрсәткечләр 2 нче (71,5 процент) һәм 5 нче (62 процент) мәктәпләрдә.

Авыл мәктәпләренең күбесендә педагогик коллектив һәм ата-аналар ярдәме белән балалар 100 процент кайнар аш белән тәэмин ителә. Яковлево (98,5 процент), Иске Куклюк (87,8 процент), Костенеево (79,3 процент) мәктәпләрендә күрсәткечләр азга гына түбәнрәк.

Укучыларның ни ашавы аларның яшь үзенчәлекләренә бәйле. 7-11 яшьлекләр өчен кайнар төшке аш - 25 сум 65 тиен булса, 11-18 яшьлекләр өчен ул - 29 сум 04 тиен тәшкил итә. Бер укучыга бер көнгә бирелә торган субсидия - 5 сум 20 тиен. Төшке ашның бәясе һәм субсидия арасындагы аерманы ата-аналар түли.

Башлангыч сыйныфларда укучы физик үсеше ягыннан артта калган балалар өчен сөт һәм сөт ризыклары бирелә, моның өчен 5 сум 90 тиен акча каралган. Безнең районда андый балалар саны - 1008.

Быел Алабуга районы мәктәпләрендә 895 укучы бушлай туклана. Әлеге категориягә күп балалы (өч баладан артык), аз керемле, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр (ике яки аннан күбрәк бала булса), ятимнәр, тубинфекцияле балалар керә.

Мәктәпнең кайнар ашы - ул үсеп килүче буынның сәламәтлек нигезе. Яшь организмга үсү һәм яхшы уку өчен көч таләп ителә. Сникерс-баунти шоколады, кока-кола белән чипсыларның балага дәресне аңлау һәм яшәү өчен җитәрлек көч бирүе шикле.

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев