Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

ЭКО – ана булу бәхете өчен

Алабуга шәһәр поликлиникасында бушлай ЭКО процедурасы узу өчен чиратка язылырга мөмкин.

- Балага уза алмаган хатын-кыз үз диагнозын бик авыр кабул итә. Пациент депрессиягә бирелә, үзен гаепле сизә башлый. Тик табиб арсеналында булган дәвалау ысуллары, өр-яңа заманча дару препаратлары, экстракорпораль орлыкландыру уңай нәтиҗәләр бирә, - ди шәһәр поликлиникасының акушер-гинекологы Ольга Копьева.

Экстракорпораль орлыкландыру (ЭКО) - балага уза алмаган очракта кулланыла торган ярдәмчел репродуктив технология. ЭКО процедурасы бала тудыруга сәләтсезлекнең төрле формаларыннан интегүче ир-ат һәм хатын-кызлар өчен күрсәтелгән.

- Алабуга һәм Алабуга районы хатын-кызлары, югары технологияле ярдәм кысаларында, бушлай ЭКО үткәрү өчен Казан шәһәренең гаилә планлаштыру үзәгенә чиратка баса ала. Моның өчен Алабуга шәһәр поликлиникасы участок гинекологына 3-06-70 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди Ольга Викторовна.

Әлеге югары технологияле методикадан 2009 елда - 5, 2010 елда - 8, 2011 елда - 3 алабугалы файдаланган. ЭКО процедурасы нәтиҗәсендә 16 сабый дөньяга килгән.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев