Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Гөмбәләр: файдалы да, куркыныч та

Ашарга яраклы гөмбәләр тиз бозыла торган продуктлар исәбенә керә һәм дөрес сакламаган очракта агулануга китерергә мөмкин. Артыгын үсеп "картайган" гөмбәләр дә - куркыныч чыганагы, чөнки аларда агулы матдәләр туплана.

Агуланмас өчен берничә гади кагыйдәне истә калдырырга кирәк:

- кортлы булмаса да картайган гөмбәләрне җыймагыз;

- гөмбәләр бик тиз бозыла, аларны озак сакламагыз;

- тозланган гөмбәне цинк йөгертелгән һәм глазурь балчык савытта сакламагыз.

Кәҗә гөмбәсендә (строчки) агулы матдәләр бар, шуңа күрә аларны 10-12 минут пешереп алып, суын түгеп, гөмбәләрне юганнан соң гына пешерергә яки кыздырырга ярый.

Өйдә консервланган һәм дөрес сакланмаган гөмбәләрне ашау җитди авыруга - ботулизмга китерергә мөмкин. Гөмбәгә туфрактан эләктән ботулизм таякчыклары кислород булмаган урында, ягъни ябылган банкаларда үрчи башлый һәм бик көчле токсин барлыкка китерә. Мондый хәлгә юлыкмас өчен гөмбәләрне металл капкачлы банкаларга япмагыз. Иң яхшысы: банканы тыгыз итеп кәгазь белән каплагыз һәм суыткычта гына саклагыз.

Ботулизмның төп билгеләре: баш авыртуы, баш әйләнүе, авыз эче кибү, күрү сәләтенең кимүе (күз алдында томан һәм икеләнү). Күзнең карасы яктылыкка тәэсир итми, аяклар бутала, күз кабаклары төшә, куллар хәрәкәте авырлаша, температура нормаль.

Бу билгеләрнең бер-икесе генә барлыкка килсә дә ашыгыч рәвештә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, вакытыннан алда өстәлгә куелган тозлы гөмбәләр дә ашкайнату системасын бозырга мөмкин.

Сүз уңаеннан

Коры ысул белән тозланган нарат гөмбәсен (рыжик) 5-6 көннән, гөреҗдәне (грузди) 30-35 көннән, йөнтәс гөмбәне (волнушка) - 40 көннән соң, валуй гөмбәсен 50-60 көннән соң ашарга ярый.

Беләсезме?

* Гөмбә кан тамырларына холестерин утыруга комачаулый.

* Стенокардияне һәм йөрәк авыруларын җиңеләйтү өчен ак гөмбә ашарга киңәш ителә.

* Әтәч гөмбәсе (лисичка) - зарарлы бактерияләрне юкка чыгару үзенчәлегә ия булган табигый поливитамин.

* Шампиньоннар иммунитетны ныгыта, шикәр чиреннән дәва.

* Гөреҗдә бөер авыртканда, сидек юлларында таш хасил булганда файдалы.

* Нарат гөмбәсе (рыжик) туберкулезга "аяк чала".

* Майлы гөмбәдә, кәҗә гөмбәсе (сморчок) һәм әтәч гөмбәсендә күрү сәләтен яхшыртучы матдәләр бар.

* Вешенка югары кан басымын төшерә, нерв һәм иммун системасына уңай йогынты ясый, организмны картаюдан саклый.

Инглиз галимнәре шаккатыргыч нәтиҗә ясаган. Баксаң, иске кәгазьләрдә яшәүче гөмбәчекләр кешене җиңелчә генә саташтыра: аңны үзгәртә, кәефне яхшырта, иҗади активлыкны көчәйтә икән. Менә шуңа күрә дә безгә күптәнге китаплар яңаларына караганда кызыграк тоела ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев