Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Грипп белән көрәшәбез

Алабуга районына өлкәннәр һәм балалар өчен грипп вакцинасы кайтарылды.

Федераль бюджет чаралары хисабына районга 6100 доза күләмендә өлкәннәр өчен һәм 1825 доза күләмендә балалар өчен "Совигрипп"ка каршы вакцина кабул ителгән.

Вирус сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә йога. Җитештерү компанияләрендә, офисларда, хезмәт коллективларында, сатып алучылар яки клиентлар булган урыннарда грипп вирусы таралуга уңайлы шартлар туа.

Грипп - предприятиеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт урынында булмавына китерүче иң күп таралган сәбәп. Сөйләшкән вакытта ул һава буйлап 2-3 метр арада да күчә, грипп белән авыручы төчкергәндә яки йөткергәндә, коллективтагы кешеләрнең яртысын зарарларга мөмкин. Уртача алганда, грипп белән авыручы хезмәткәр 7-10 эш көнен калдыра.

Болар барысы да теләсә кайсы оешма яисә предприятие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин:

- җитештерүчәнлек кими;

- җитештерү рәвеше өлешчә бозыла;

- сәламәт хезмәткәрләргә йөкләмә арту сәбәпле, нәтиҗәлелек кими;

- авыручы хезмәткәр урынына башкарылган хезмәт өчен түләргә кирәк.

Прививкалар ясату өчен, балалар һәм өлкәннәр поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев