Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Матурлык остасы

Сентябрь башында Халыкара матурлык көне бәйрәм ителә. Планетада яшәүче һәр хатын-кыз, һичшиксез, матур булырга хыяллана. Максатыбызга ирешер өчен, нинди генә ысуллар кулланмыйбыз: диета, маскадан башлап пластик хирургиягә кадәр.

Тик шунысын гына онытабыз шул: һәр хатын-кыз үзенчә матур. Борынгы гасырлардан бирле галимнәр матурлыкка билгеләмә бирергә, аны үлчәргә тырышты. Ләкин шуны гына исәпкә алмады - матурлыкны үлчәп булмый, аңа карап сокланырга гына була.

Без ничек матурлыкны саклап калырга һәм тагын да матуррак булырга дигән сорауга җавап табар өчен матурлык салонына юл тоттык. Анда эшләүче мөлаем һәм искиткеч осталардан салонда күрсәтелә торган хезмәтләр белән кызыксындык һәм "өй" рецептлары белән бүлешүләрен үтендек. Иң элек битебезне кайгыртып, косметолог Гөлсирә Зиннәтуллина белән серләшергә булдык.

- Гөлсирә ханым, сезгә күбрәк нинди яшьтәге контингент мөрәҗәгать итә?

- Дөньядагы һәр кеше матур булырга тели. Кемгәдер матурлык геннар белән тугач ук бирелә, ләкин аны да саклап калу өчен күп көч куярга кирәк. Ә кемдер табигать биргәнне корректлау өчен безнең ярдәмгә килә. Безгә төрле яшьтәге халык мөрәҗәгать итә: 11 яшьлек үсмердән алып (тән белән проблемалар), үз-үзенә бик игътибар итүче пенсионер яшендәге хатынга кадәр. Ир-атлар бик кирәк чагында гына, үзләрен мәҗбүр итеп, вакыт-вакыт матурлык салонында күренгәли. Иң популяр процедуралар: битне ультратавыш белән чистарту, пилинг, эпиляция, дымландыру процедуралары, бит маскалары.

Кешенең яше турында күбрәк күз кабагы, кул сырты һәм муен әйтә ала. Алар күбрәк картаюга дучар. Шуңа күрә көн саен аларга игътибар бирергә, дымландырырга кирәк. Өйдә сабын белән битегезне юмаска тырышыгыз. Моның өчен майлы тирегә гель һәм мусслар, ә коры тирегә - "сөт" файдалы. Атнага бер-ике тапкыр скраб һәм күз кабагы өчен крем кулланыгыз. Өй шартларында сөтле пилинг ясарга була - атнага ике тапкыр биткә сөт я каймак сөртергә тәкъдим итәм. Масканы 20 минуттан соң юып алырга кирәк. Мондый пилинг биткә бик яхшы тәэсир итә: бит тиресен тигезли, кубалаклануны бетерә, битне яңарта.

Битнең тонусын күтәрергә контраст юыну да ярдәм итә - 15 тапкырга кадәр җылымса суны салкынча суга алмаштырырга.

Боз шакмагы

Хатын-кыз серләренең берсе - иртән һәм кич белән боз шакмагы куллану. Бу ысул ярдәмендә бит тиресе озаграк яшь булып кала һәм матур төсмер ала. Боз белән юыну кан тамырларын ныгыта (әмма артыгын кыланмагыз, тәннең реакциясен күзәтегез). Боз шакмагы белән битне генә түгел, муенны һәм декольте өлешен дә сөртергә мөмкин.

Халыкның бозлы матурлык рецептлары: яшел чәй төнәтмәсе, кыяр согы, ромашка төнәтмәсе (майлы һәм нормаль тән тиресенә), лимон согы (тонусны күтәрә, сипкелләрдән булыша), имән кайрысы (майлы тирегә), юкә чәчәге төнәтмәсе (нормаль тирегә), бака яфрагы һәм бөтнек төнәтмәсе (коры тирегә), шалфей төнәтмәсе (нормаль тирегә), вакланган петрушка төнәтмәсе (майлы тән тиресенә), минераль су (тонусны күтәрә), диңгез тозы (1 стакан су һәм 1 бал калагы тоз бетчәдән интеккәндә тәкъдим ителә).

Төнәтмәләрне әзерләгәндә, аларны 20-25 минут кайнаган суда тотарга һәм боз катыра торган формаларга яки бер тапкыр кулланыла торган стаканга (сезгә ничек уңайлырак) агызып, суыткычка куярга кирәк. Битне көн саен иртә һәм кич боз белән "иркәләргә" киңәш ителә. Боз белән юынганнан соң битегезгә крем сөртегез.

Бит матурлыгын озак еллар буе ничек сакларга икәнен белдек. Хәзер инде матур куллар һәм тырнаклар серенә төшенер өчен, маникюрчы Эллина Балобанова янына бардык.

- Эллина ханым, сез ничек уйлыйсыз, хатын-кызлар кул һәм тырнакларга күпме кирәк, шул хәтле игътибар итәме?

- Кызганычка каршы, юк. Кагыйдә буенча, матур кул һәм тырнаклар яхшы тон булып санала. Урта гасырларда хәтта ирләр дә кулларын тәрбияләгән. Бу гадәти күренеш булган. Дворяннарның тырнаклары алсу төстә булган, чөнки алар аны көн саен карап тоткан. Ә безнең халык тырнакларын бәйрәм алдыннан гына искә төшерә.

- Ә хәзерге көндә тырнак белән бәйле нинди тенденцияләр модада? Күбрәк нинди төскә буйый, нинди бизәкләр ясыйлар?

- Хәзер модада табигый тырнаклар, ягъни "французча маникюр". Күпләр фикеренчә, тырнаклар озын булмаса да ярый, иң мөһиме - алар чиста, пөхтә булырга тиеш. Өй шартларында да тырнакны тәрбияләп тотарга була. Моның өчен төрле тоз ванналары ясап, бармакларны шул суда 5 минуттан алып 30 минутка кадәр тотарга киңәш ителә.

Кул һәм тырнак серләренә дә төшендек. Безнең исемлектә педикюр гына калды. Педикюр буенча белгеч Гөлчәчәк Пудова үзенең эше турында шуны әйтте: «Педикюр - кыйбатлы эчке кием кебек: аны беркем күрми, ләкин аның барлыгы хатын-кызга үз-үзенә ышаныч, биткә серле елмаю, күзгә соклану өсти. Хатын-кыз гомерендә бер тапкыр педикюр ясап караса, беркайчан да бу рәхәтлектән баш тартмаячак. Педикюр процедурасыннан үкчәләр яңа туган баланыкына охшап кала".

Матурлык салоныннан чыкканда, без кадерле минутларыбызның бушка узмавына чын күңелдән куандык һәм хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә үзегезгә шундый "матурлык көннәре" бүләк итәрсез дип ышанып калабыз. Бәлки сез буш вакытыгызны матурлык салонына гына түгел, ә акылдан яздырырлык шоппингка сарыф итәрсез, я булмаса шәмнәр кулланып хуш исле, зиннәтле ванна керерсез. Хөрмәтле хатын-кызлар, һәрвакыт матур һәм бәхетле булыгыз!

Рузилә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев