Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Морт урта мәктәбенең “Карлыгач” лагеренда 20 бала ял итте (+ фотолар)

Бу көннәр кызыклы итеп оештырылган чаралары белән һәр бала күңеленә кереп калгандыр.

Җәйге каникуллар башлангач, балалар лагерьларда ял итәргә ашкына. Әллә кая барасы юк, үзебезнең мәктәп каршында оештырылган лагерьда да ял итеп була ич! Көнгә өч тапкыр ашаталар, лагерь иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать өчкә кадәр эшли. Теләгән балага рәхәтләнеп ял итеп була. Быел Морт урта мәктәбе каршында оештырылган "Карлыгач" лагеренда 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәр булган 20 бала ял итәргә теләк белдерде.

Лагерь эшли башлаганның беренче көнендә үк балаларны халыкара яклау көненә багышланган бәйрәм оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә, Фәрдия һәм Зәлия апалары төрле чаралар уздырды, спорт уеннары уйнатты. Бер бала да бүләксез калмады. Лагерь балалары 2 отрядка бүленде, командирлар билгеләнде: Михаил Голушко - "Дуслык" отряды командиры, "Бөркетләр" отряды командиры итеп Таһир Моратов сайланды. Һәр отряд үзенең почмагын ясап куйды, девиз һәм җыр сайлады.

Икенче көнне лагерьда Сәламәтлек көне уздырылды. Бу көнне "Син үз сәламәтлегеңне саклыйсыңмы?" темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар Рәмзия, Равилә һәм Рузия апалары белән берлектә каенлыкка барып төрле хәрәкәтле уеннар уйнады, чишмәгә барып суын эчтеләр. Морт авылы чишмәләргә бик бай. Барлыгы 22 чишмә бар дип әйтәләр. Аларның бөтенесен күрәсе килсә дә, башка чишмәләргә бүтән көннәрне барырбыз дип, балалар, арып-талып, лагерьга кайтып киттеләр. Лагерьны тантаналы ачуга әзерлек башланды. Балалар концерт номерлары кабатлады, мультфильмнар карады.

Лагерь ачылуга багышланган тантаналы линейкада мәктәп директоры Тәлгать Миннәхмәт улы балаларны лагерь ачылу белән котлады һәм уңышлар теләде. Равилә белән Рәмзия апалары да күңелле яллар теләделәр. Барабан маршы астында лагерь флагы күтәрелде. Аннан соң балалар көче белән әзерләнгән зур концерт күрсәтелде.

Бөтендөнья табигатьне саклау көне уңаеннан лагерь балалары Мәмет елгасына барды, балык тотты, дару үләннәре җыйды, аларның сәламәтлеккә файдасы турында сөйләштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Әле бик зур булмасалар да, малайлар һәм кызлар инде кармак белән эш итә беләләр булып чыкты. Тормышта бар һөнәрнең кирәге чыгарга мөмкин, димәк кече яшьтән үк белеп үссәң, алдагы тормышта да җайлырак булачак.

Лагерьның тагын бер көне рус теленә багышланды. Бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 215 ел тулуга багышлап әдәби кичә үткәрелде. Лагерь башлыгы Равилә Зиннәтовна балаларга бөек рус шагыйренең биографиясен сөйләде, тормышы һәм иҗаты буенча презентация күрсәтте. Аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчегә бәйге үткәрелде, Пушкин әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде.

Мушкетерлар көненә багышланган көнне малайлар мушкетерлар булып уйнады, аларга бу чор тарихы турында презентация күрсәтелде. Тәрбияче Рәмзия Һидиятуллина оештырган мушкетерлар ярышында җиңү яулаган Инсаф Миңнехановка "Кыю мушкетер" исеме бирелде.

10 нчы июньдә лагерьда ял итүчеләр һәм тәрбиячеләр Алабуга шәһәренә экскурсиягә барды.

Монда борынгы шәһәр турында әңгәмә үткәрелде. Кызлар һәм малайлар халыкта Шайтан шәһәрчеге дип аталучы тарихи урынны карадылар, Шишкин күлләрендә, Мәңгелек ут янында, "Түбән Кама" милли паркы музеенда булдылар, Кызылтауга бардылар. Безне җылы каршылаган һәм экскурсия үткәргән милли парк хезмәткәрләренә балалар һәм тәрбиячеләр чиксез рәхмәтле булды.

Лагерьда үткән Россия көнендә балаларга дәүләт символикасы турында фильм күрсәтелде, аннан соң алар викторина сорауларына җавап бирде. Бу көнне шулай ук "Күңелле стартлар" уены үткәрелде.

Кызыксынучаннар көне дә беркемне битараф калдырмады. Балалар табышмаклар, башваткычлар, әкиятләр әзерләп килгәннәр. Бу көнне "Мин барысын да белергә телим" исемле викторина үткәрелде. Аннан соң елга буендагы комлыкта ике отряд комнан матур итеп "патша сарайлары" ясады.

Җәй бәйрәмендә "Җәй кызы" бәйгесе үткәрелде. Кызлар үзләренең булганлыкларын, уңганлыкларын күрсәтте: матур итеп биеделәр, җырладылар, чәчләрен дә матур итеп ясап килгәннәр. Иң җитез, өлгер, тапкыр һәм зирәк кызларыбыз: Айсылу Исрафилова, Зилә Ибәтуллина, Фирүзә Гобәйдуллина, Зилия Нуриәхмәтова, Гөлназ Фазлыева һәм Диана Шакирова уңган җәй кызлары булдылар.

Лагерьда үткәрелгән "Гиннес рекордлары көне" башка көннәр арасында иң кызыклысы булгандыр, мөгаен. Бу көнне "Иң күп әкият белүче", "Иң олы колак", "Иң кечкенә колак", "Иң зур табан", "Иң кечкенә табан", "Иң озын борын", Иң озын бармак", "Иң җитез кеше", "Иң матур көлүче" һ.б. шундый бәйгеләр оештырылды. Һәр бала рекорд күрсәтү мөмкинлеге алды. Ахырда төрле номинацияләр буенча рекордсменнарның исемнәре лагерьның Гиннес рекордлары китабына кертелде, орденнар тапшырылды.

Малайлар һәм кызлар урманга сәяхәтне дә түземсезлек белән көтте. Балалар тукталышлар аша узды. Мәсәлән: "Яшел һәм кызыл докторлар" тукталышында балалар дару үләннәре белән танышты, "Чәчәкләр һәм яфраклар" дигән уен оештырылды; "Алтын куллар" тукталышында малайлар һәм кызлар табигый материаллардан уенчыклар ясады, "Гөмбәләр" тукталышында ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне аерырга өйрәнде. Аннан соң "Урман дәресләре" үткәрелде.

18 июньдә лагерь балалары Алабуганың "Иллюзион" кинотеатрына экскурсиягә барды. Монда кинотеатрда мультфильм карау, Александр паркына сәяхәт оештырылды.

Алабугадан кайтканның икенче көнендә "Нәниләргә мәрхәмәтле бул!" акциясе үткәрелде. Балалар Морт авылының "Ак калфак" балалар бакчасына барды. Кайчандыр алар да нәниләр иде, шунда тәрбияләнделәр бит. Тәрбиячеләр Илүсә, Нурия, Дания һәм Альмира апалары да балаларны бик җылы каршы алды. Малайлар һәм кызлар нәниләргә уенчыклар, күчтәнәчләр алып килгәннәр. Соңыннан тәрбияче Рәмзия апалары белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр.

20 июнь көне тагын да бай эчтәлекле булды. Лагерьда "Яшь олимпиадачылар көне" үткәрелде. Алдан Рәмзия апалары балаларга Олимпия уеннары тарихын сөйләде, әңгәмә үткәрелде. "Дуслык" отряды командиры Мишаны туган көне белән котлап, аңа Олимпия уеннарының утын кабызу хокукы бирелде һәм спортчылар уеннарның кагыйдәләрен бозмаска дип ант бирде. Кызу ярышлар башланды. Һәр бала төрле уеннарда үз көчен сынап карады, ә уеннар бик күп төрле иде. Олимпия уеннарының беренче этабы мәктәпнең спорт залында оештырылды. Балалар баскетбол кәрзиненә туп кертү, скакалкада сикерү, обруч әйләндерү, боулинг, тоткарлыклар аша чыгу кебек уен төрләрендә катнашты.

Икенче этап спорт мәйданчыгында дәвам итте. Биредә балалар йөгерү, озынлыкка сикерү, сөңгене ераклыкка ату буенча көч сынашты. Олимпия уеннары көне буе дәвам итте. Ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле булды. Абсолют чемпион булып Михаил Голушко билгеләнде. Бәйрәм ахырында бүләкләр тапшырылды, котлаулар булды. Балалар арып-талып өйләренә таралдылар.

Бөек Ватан сугышы башланган көндә лагерьда Хәтер көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Равилә апалары балаларга Морт авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән авылдашлар турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы турында музейда материаллар бик күп: альбомнар, фотолар, истәлекләр, солдат хатлары, орден-медальләр, сугыш кораллары, тыл фронты турында язмалар, эш кораллары һ.б. Экскурсиядән соң сугышта һәлак булган авылдашларга багышланган обелиск янына чәчәкләр куелды, 1 минут тынлык игълан ителде.

Морт авылының матурлыгын сөйләп кенә бетерерлек түгел. Аны үзеңә килеп күрергә кирәк. Шул максат белән лагерьның бер көне "Туган авылым көне" дип аталды. Балалар тәрбиячеләр белән походка барды. Монда алар рәхәтләнеп табигать кочагында уйнадылар, тау итәкләреннән җиләкләр җыйдылар, чишмә суларын эчтеләр. Быел җиләк тә күп, җыеп кына өлгер. Табигатьтә ашаулар да тәмле шул!

Лагерьда бер көн икенчесенә һич тә охшамаган. Мәсәлән, бер көнне малайлар һәм кызлар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, велосипедта иң оста йөрүчегә конкурста катнашты, ә инде икенче көнне лагерь өчен махсус Сабантуй үткәрелде. Балалар уеннарда катнашты, берсе дә бүләксез калмады.

Маҗаралар - лагерь тормышының аерылгысыз бер өлеше. Шуны истә тотып бер көн лагерьларда бик күптәннән яратып уйнала торган "Хоттабыч карт" уенына багышланды. Ике отряд ике төрле маршрут белән хәзинәне эзләп табарга тиеш. "Бөркетләр" отряды җитезрәк булып чыкты. Алар беренчеләрдән булып куелган бурычларын үтәделәр һәм күрше отрядка да булыштылар.

Уен-көлке, бәйгеләр һәм экскурсияләр, маҗаралы-табышмаклы уеннар артта калды. Ничек кенә моңсу булмасын - лагерьны ябу көне килеп җитте. Иртән иртүк лагерьга килү белән әзерлек башланды. Балалар сәхнәне бизәү, концерт номерларын кабатлау белән мәш килделәр. Тантаналы линейкада лагерь флагы төшерелде, балаларны лагерь башлыгы Равилә Зиннәтовна, мәктәп директоры Тәлгать Миннәхмәтович котлады, Мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырылды. Соңыннан лагерь ябылуга багышланган зур концерт күрсәтелде. Төшке аштан соң балаларга күчтәнәчләр бирелде. Балалар рәхмәт әйтеп, лагерь белән канәгать булып, киләсе елда тагын килергә сүз биреп, өйләренә таралды.

Равилә Гайфетдинова,

Рәмзия Һидиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев