Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Прививкаларны ясатыргамы, юкмы...

Вакциналаштыру ике гасырдан артык вакыт үткәрелеп килә. Бүгенге табибларның фикере нинди, прививкаларның файдасы яки зыяны ни дәрәҗәдә? Бу сорауларга җавап табу өчен без балалар табибы, баш табиб урынбасары Гөлнара Солтановага мөрәҗәгать иттек.

-Вакциналаштыру нәтиҗәсендә полиомиелит, дифтерия, кызамык, туберкулез, коклюш кебек каты авырулар саны кимеде. Ә бит бер яшькә кадәрле балалар арасында туберкулез менингиты эләктергәннәрнең барысы да үлеп бара иде. Соңгы ун елда Алабугада кызамык белән авыручылар да юк. Димәк, вакциналаштыруның файдасы күз алдында.

-Балаларда колак ялкынсынулары, шикәр диабеты, таралган склероз кебек авырулар ничек килеп чыга?

-Вакциналаштыру, киресенчә, шикәр диабетын, отитларны булдырмаска ярдәм итә. Ә менә таралган склероз авыруы "яшәрде". Элек ул 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә булса, хәзер сирәк кенә үсмерләрдә дә очрый. Хәзер бит склерозга диагноз кую мөмкинлекләре дә үсте.

- В гепатитыннан прививкалар барлыкка килеп тә балаларның сары белән авыруын ничек аңлатасыз?

-Бездә озакка сузылган сары авыруын В гепатитына каршы вакциналаштыруга сылтарга тырышулар булды. Ә сары авыруын төрле сәбәпләр китереп чыгара, әйтик, авырлы вакытта әни кешедә күзәтелгән анемия яки аналыктагы төрле инфекцияләр.

-Кайсы балаларга прививкалар ясарга ярамый?

-Һәр прививка төренең ярамаган яклары бар. Бу исемлек куллану инструкциясендә күрсәтелгән. Беренче чиратта прививкаларны авыру балаларга ясарга ярамый. Прививка ясау вакытына хроник чирле бала да сәламәт булырга тиеш.

-Бу очракта ОРЗ күздә тотыламы...

-ОРЗ яки ОРВИ гына түгел, бәлки йогышлы авыруларның барысы да, шул исәптән, кискен-эчәк авырулары, җил чәчәге, пневмония, бөерләр ялкынсынуы һәм кискенләшү стадиясендәге теләсә кайсы авыру. Бу очракта авыру балага билгеле бер вакыт бирелә, аның дәвамлылыгын участок табибы үзе һәм иммунологик комиссия билгели.

Үпкә, йөрәк-кан тамырлары, бронхиаль астма, кан авырулары, хроник пиелонефрит белән авыручы балалар да куркыныч төркемгә керә. Бу группа балаларга прививка индивидуаль календарь буенча ясала.

-Күп кенә ата-аналарны прививкадан соң температура күтәрелү, аллергия, салкын тию билгеләре куркыта. Болар барысы да прививкадан соң хәлнең катлаулануына керәме?

-Организмның прививкага җавап бирүе белән хәлнең катлаулануы икесе ике нәрсә. Коклюш, дифтерия, столбнякка каршы прививка ясалганда температура 38,5-39га кадәр күтәрелергә, шулай ук гомуми көйсезлек күзәтелергә мөмкин. Әмма кагыйдә буларак, бу билгеләр өченче көнгә бетә. Ә менә аллергия белән интегүче балалар да бар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, вакциналаштыру аллергия куркынычын һич тә арттырмый. Катлауланулар булганда бала ашаудан баш тартырга, температура 39га күтәрелергә мөмкин.

Мондый очраклар үзәк нерв системасы авырулары булган балаларга карый. Аларга прививка невропатолог белән киңәшкәннән соң гына ясала.

-Шулай да вакцинацияләүдән соң организмның җавап бирүе түгел, нәкъ менә катлаулану очраклары еш буламы?

-Алабуга районында бер генә катлаулану очрагының да булганы юк, бары җиңел һәм уртача формадагы гомуми һәм урынлы характердагы реакцияләр генә.

-Прививкага алдан ничек әзерләнергә?

Һәр вакциналаштыру алдыннан бала билгеле бер стандарт нигезендә тикшерелә: кан,сидек, анализы алына, иммунолог, невропатолог, окулист, педиатр тикшерүе аша уза. Прививка ясар алдыннан температурасы үлчәнә, сулышы, пульсы тикшерелә, табиб тикшерү үткәрә.

-Россиядә, аерым алганда Алабугада, прививкалардан баш тарту фактлары бармы?

-Бүген биш ел элек вакыт белән чагыштырганда прививкалардан баш тарту өч тапкыр артты. Бу бездә генә түгел, Россия, Татарстан буенча да шулай. Мәсәлән, 31 нче балалар бакчасындагы мөселман группасына йөрүче балаларның берсенә дә прививка ясатылмаган, чөнки ата-аналары рәсми рәвештә баш тартты. Андый очракларда баланың язмышы өчен ата-ана җаваплы.

Әмма шуны истә тотарга кирәк, прививка ясалмаган бала потенциаль инфекция учагы булып тора.

×××

Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турындагы РФ Законы нигезендә ата-аналарның прививкалардан баш тартырга тулы хокукы бар һәм мондый очракларда да аларның хокукы чикләнми - аларның балалары балалар бакчасына, мәктәпкә алынырга тиеш.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев