Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Ре­цепт үлем­нән кот­ка­ра­чак

Бы­ел­ның 15 но­яб­рен­нән Рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты кул куй­ган 78 нче ТР За­ко­ны ни­ге­зен­дә сос­та­вын­да ко­де­ин бул­ган бар­лык пре­па­рат­лар ре­цепт бу­ен­ча гы­на җи­бә­ре­лә­чәк.

Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны үзәк хас­та­ха­нә­се баш та­би­бы Шәф­кать Әх­мәт­җа­нов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, бу га­дә­ти бул­ма­ган ча­ра әле­ге төр да­ру­лар­ның нар­ко­ман­нар ку­лы­на мөм­кин ка­дәр аз­рак элә­гү­ен күз­дә то­та.

Ко­де­ин - опиум ал­ко­ло­и­ды. Га­дәт­тә ул ютәл­не ба­су өчен һәм авыр­ту­ны ба­са тор­ган ком­по­нент бу­ла­рак кул­ла­ны­ла. Нар­ко­тик­лар­га бәй­ле зат­лар ко­де­ин­лы пре­па­рат­лар­ны оч­сыз­лы нар­ко­тик ясау өчен кул­ла­на. Алар­ны кул­ла­ну нә­ти­җә­сен­дә ор­га­низм­ның ней­ро­гор­мо­наль һәм эн­док­рин сис­те­ма­ла­ры тиз ара­да тау­ша­ла. Им­му­ни­тет­ның зә­гыйфь­лә­нүе сә­бәп­ле, тән ти­ре­се һәм эч­ке ор­ган­нар эрен­ле яра бе­лән за­рар­ла­на, го­му­мән, кан агу­ла­на. Җит­мә­сә, сос­та­вын­да ко­де­ин бул­ган пре­па­рат­лар­дан ясал­ган нар­ко­тик­ка ор­га­низм тиз ия­лә­шә.

Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы ко­де­ин­лы пре­па­рат­лар­ны ап­те­ка­лар­дан ре­цепт ни­ге­зен­дә ге­нә җи­бә­рү срок­ла­рын бер­ни­чә тап­кыр ки­чек­тер­де, чөн­ки иле­без­дә 50 мил­ли­он ча­ма­сы ке­ше мон­дый пре­па­рат­лар­ны ютәл­гә кар­шы һәм авыр­ту­ны ба­су­чы пре­па­рат бу­ла­рак кул­ла­на. Ни­гез­дә, бо­лар - үз тәҗ­ри­бә­лә­ре­нә та­я­нып һәм күп ел­лар сы­нал­ган пре­па­рат­лар­ны кул­ла­ну­чы өл­кән яшь­тә­ге ке­ше­ләр. Шу­лай итеп ве­домст­во фар­ма­ко­ло­гик пре­па­рат­лар җи­теш­те­рү­че­ләр­гә мон­дый да­ру­лар­ны ко­де­ин­сыз җи­теш­те­рү өчен бил­ге­ле бер ва­кыт бир­де бу­лып чы­га.

Та­тарс­тан Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы­ның 2011 ел­ның 4 но­яб­рен­дә ка­бул ител­гән 1450 нче при­ка­зы ни­ге­зен­дә сос­та­вын­да ко­де­ин яки аның тоз­ла­ры аз кү­ләм­дә бул­ган һәм ре­цепт бе­лән җи­бә­ре­лә тор­ган да­ру­лар исем­ле­ге рас­лан­ды. Бо­лар: "Ко­де­лак", "Пен­тал­гин", "Сан­то­пе­рал­гин", "Се­дал-М-2", "Се­дал­гин-НЕ­О", "Пен­тал­гин- Н-2", "Пи­рал­гин", "Тер­пин­код", "Сан­то­тит­рал­гин", "Тет­рал­гин", "Сол­па­де­ин", "Ко­де­ин+ Па­ра­це­та­мол", "Ко­дел­микст", "Ю­нис­паз", ""­Но-шпал­гин","Тер­пин­код Н", "Пен­та­бу­фин", "Ну­ро­фен плюс Н," "Пен­тал­гин Плюс", "Ко­де­лак фи­то", "Каф­фе­тин", "К­вин­тал­гин", " Те­де­ин", "Тер­ко­дин","П­ро­хо­дол фор­те", "Пар­ко­цет".

Үзәк ап­те­ка мө­ди­ре урын­ба­са­ры Ил­сө­яр Хөс­ни­я­ро­ва аң­лат­кан­ча, шә­һәр ап­те­ка­ла­рын­да кул­га ре­цепт­сыз би­ре­лә тор­ган, сос­та­вын­да ко­де­ин бул­ма­ган, әм­ма аны алыш­ты­ру­чы һәм нә­ти­җә­ле тәэ­сир итү­че да­ру пре­па­рат­ла­ры җи­тәр­лек. Ә ме­нә "Сол­па­де­ин","Ко­де­лак" ке­бек пре­па­рат­лар­ны үзәк ап­те­ка­дан алыр­га бу­ла, әм­ма бер ре­цепт­ка ике да­нә­дән ар­тык тү­гел.

На­и­лә Ба­я­зи­то­ва

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев