Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Сәламәт булырга ничек өйрәтергә?

Алабугада район халкына гигиена буенча белем һәм тәрбия бирүдә Ведомствоара утырыш булып үтте.

Аңа комиссия әгъзалары, гомуми белем һәм мәктәпкәчә оешмаларның җитәкчеләре чакырылды.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үтүенчә, халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру бик мөһим, шуңа күрә бу мәсьәлә белән шәһәр-район башкарма комитетлары гына түгел, мәдәният, мәгариф, мәгълүмәт чаралары һәм оешмалар шөгыльләнә. Көн тәртибендә остеопороз авыруын кисәтү һәм ачыклау, мәктәп укучыларының сәламәтлеге, эшләүчелр арасында спорт-сәламәтләндерү чаралары оештыру сораулары каралды.

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен бүген безнең районда барлык шартлар да бар. Яңа мәйданчыклар ачыла, спорт корылмалары эшли, төрле ярышлар уздырыла. Шулай ук алабугалыларның диспансеризация шартларында бушлай тикшерү үтәргә һәм ВИЧка тест узарга мөмкинлеге бар. Шуңа карамастан, медицина белгечләре авыруларның "яшәрүе"н әйтә.

− Кайвакыт шулай да була: остеохондроз белән 7 яшьлекләр дә авырый ,20 яшьлекләрдә инсульт килеп чыга, − ди балалар табибе Лариса Танова.

Андый проблемалар булмасынга, күбрәк саф һавада булырга, хәлдән килгәнчә, берәр спорт төре белән шөгыльләнергә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев