Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Табибларның күңелле сменасы (+ ФОТО)

Узган шимбәдә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай булган табибларның сабантуе Морт авылында узды.

Сәхнәдә Яхшылык белән Явызлык көрәшә. Бу көрәшнең нәрсә белән тәмамланасын бик яхшы белсәк тә, күзләр шунда төбәлгән. Ниһаять, бар булган киртәләрне җимереп, күңелләргә нур һәм өмет өстәп, Яхшылык җиңү байрагын күтәрде. Әлеге мавыктыргыч тамашаны бар гомерләрен яхшылыкка хезмәткә багышлаган, сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта явыз чирләр белән аяусыз көрәш алып барган табиблар куя. Сабантуйга җыелган медицина хезмәткәрләре ару-талуны белми эшләгән кебек, матур һәм актив ял итә дә белә. Шәфкать туташлары, машина йөртүчеләр, табиблар, техник персонал - 400гә якын кеше - йөгерүгә, сикерүгә, җырга-биюгә оста булып чыкты, уен-көлкедән мәйдан гөрләп торды, һәркем булдыра алганча, көченнән килгәнчә күңел ачты, ял итте.

Һөнәри бәйрәмне Алабуга районы башлыгының урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина ачып җибәрде. Бәйрәм белән котлап ул изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде, алга таба да сайлаган һөнәрләренә тугрылыклы калып, сәламәтлек сагында армый-талмый хезмәт итүләрен теләде. Алга таба сүз Алабуга районының шәһәр үзәк хастаханәсе баш табибы Шәфкать Әхмәтҗановка бирелде: "Сезгә гаилә бәхете, һөнәри уңышлар телим. Еш кына башкалар сәламәтлеге өчен борчылып без үзебез турында онытабыз. Сезнең барчагызга ныклы сәламәтлек телим. Бу матур бәйрәмне озак еллар бергәләп үткәрергә язсын", - диде ул.

Бәйрәм котлау-бүләкләрсез булмый. Бу көнне дә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләрне 83 хезмәткәр алды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Римма Гыйниятова, Игорь Шувалов, Елена Бурдина, Алсу Латыпова һәм Анфиса Шәрәфетдинова бүләкләнде. Быел алты активист шәһәр башлыгы Геннадий Емельяновның ике меңлек стипендиясен алачак, районга җиде яшь белгечнең кайтуы да уңай күренеш.

Тантананың төп интригасы: "2012 елның иң яхшы табибы" игълан ителәчәк мизгелне барысы да: бәйрәмгә килгән кунаклар, аларның гаиләләре, без - хәбәрчеләр дә түземсезлек белән көттек. Ниһаять, халыкның бәйсез тавыш бирүе нәтиҗәсендә иң яхшылар исеменә лаек булучылар аталды. 3нче урында берьюлы ике табиб: Рәис Фаршатов (акушер-гинеколог) һәм Земфира Моторина (табиб-педиатр); 2нче урында бала табу бүлеге мөдире Римма Гыйниятова һәм үзәк район хастаханәсенең ЛОР бүлеге мөдире Рәсимә Минһаҗева. "2012 елның иң яхшы табибы" дигән мактаулы чын халыкчан исемгә инде өченче ел рәттән гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Зариф Котлыбаев лаек дип табылды.

- Хезмәтемне шулай югары бәяләүләре, ышанычлары өчен алабугалыларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә сайлаган юлдан туры барып, гүзәл хатын-кызларыбыз сәламәтлеге өчен бар көчемне куеп эшләячәкмен, - диде Зариф Якупович хәбәрче белән әңгәмәдә. Ә инде җиңүчегә бирелә торган төп приз - 25 мең сум белән ни эшләргә җыенасыз дигән сорауга табиб серле елмайды гына.

Бүләкләр, котлау-тәбрикләүләрдән соң сабантуй уен-конкурслар белән дәвам итте. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар, "ашыгыч ярдәм" машинасын йөртүчеләр, медицина училищесы укытучылары бәйрәмгә гаиләләре, балалары белән килгән иде. Шуңа күрә мәйданда балалар өчен дә аерым уеннар, күңел ачулар оештырылды. Балалар арасында авыш баганага менеп караучылар күп булса да, Искәндәр Мирзаһитов барысыннан да остарак булып чыкты. Сабантуй батырсыз, ә батыр ярасыз булмый. Искәндәр дә бераз гына яраланды яралануын, тик аның каравы тәкәле булды һәм батыр дигән мактаулы исем алды.

Кул көрәше, катыктан акча эзләү, аркан тарту кебек традицион сабантуй бәйгеләре белән беррәттән яңа уеннар да оештырылды. Читлектәге дуңгыз баласын күзләр бәйләнгән килеш тотуда ир-атлар да, хатын-кызлар да үз көчләрен сынады, тик бәхет "ашыгыч ярдәм" машинасын йөртүче Марат Әхтәмовка елмайды. Ә менә Люция Зарипованың катнашмаган бәйгесе калмагандыр. Бик зур энергия һәм күтәренке кәеф белән ул күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулады. Тик менә иң истә калганы капчык күтәреп йөгерү булды. 50 килограмм авырлыктагы (чыннан да шулай, үзем барып күтәреп карадым, тик мин урыныннан да кузгата алмадым) он яки шикәр комы капчыгын аркага салып йөгереп килергә кирәк иде. Люция ханым җиләк вакытына үзенә файдалы запас та ясап куйды: бер капчык онны, аннан соң шикәр комы капчыгын эһ тә итми күтәреп күз ачып йомганчы йөгереп тә килде. Ирләр арасында гына түгел, хатын-кызлар арасында да сыгылмас рухлы, нык бәдәнле затлар барлыгы куандыра.

Медицина хезмәткәрләре көне яхшы булды, күңелле үтте. Тик ничек кенә яхшы булса да, пациентларының тән ярасын гына түгел, җанына да сихәт бирүче бу ак халатлы фәрештәләргә тиң затлар белән хастаханәдә түгел, ә менә бүгенгечә - бәйрәм мәйданында гына очрашырга язсын иде.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев