Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Талпан энцефалиты

Язгы-җәйге период башлану белән бакча сезоны гына түгел, талпан энцефалиты белән авыру сезоны да башлана. Әлеге авыру ешрак талпан тешләгән урын аша, сирәгрәк ризык аша (талпан энцефалиты йоктырган кәҗә һәм сыерның кайнатылмаган сөтен кулланганда) йогарга мөмкин. Кадалган талпанны белер-белмәс тартып алганда һәм аны сытканда йоктыру мөмкинлеге дә бар.

Авыруның беренче симптомнары өч көннән яки бары тик өч атнадан соң гына беленергә мөмкин һәм алар ОРВИ башлануын хәтерләтә: тән температурасы кисәк 38-39 градуска кадәр күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта, бизгәк тота, баш әйләнә. Шулай ук күңел болгану, косу, нерв системасы зарарлану билгеләре булырга мөмкин.

Сәламәтлеге кисәк какшап киткән кеше еш кына хәленең начарлыгын талпан тешләве белән бәйләми һәм үзлегеннән дәвалана. Ә бит мондый авыруны беренче көннән үк ятып тора торган режим, җиңел үзләштерә торган ризык, В һәм С группасы витаминнары белән тәэмин итәргә, талпан кадалганның беренче өч көнендә иммуноглобулин кадарга кирәк.

Үз белдеге белән антибиотиклар куллану иммунитетка зыян китерә һәм сәламәтләнү процессын тоткарлый.

Чираттагы сезонга әзерлек беренче язгы яшеллек һәм җылы кояш күренгәнче үк башланырга тиеш.

Талпан энцефалитын профилактикалау өчен имммунитет ныгытуның тулы комплекслы чараларын күрергә кирәк: бу - сәламәт тормыш рәвеше алып бару (чыныгу, рациональ хезмәт, көнкүреш һәм туклану, начар гадәтләрне бетерү), вакцинация (өч тапкыр - көз, кыш, яз яки ике тапкыр - көз, яз ясалырга тиеш) урманга беренче чыгуга кадәр 30 көн алдан тәмамланырга тиеш.

Вакцинация ясау вакыты узган булса, урманда, дачада һәм елга буенда булуның берничә гади кагыйдәсен истә тотыгыз: мазь һәм спрей-репилентлар кулланыгыз, ике сәгать саен үзегезнең һәм бер-берегезнең өстен тикшерегез, талпан кадалган очракта шунда ук медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез.

Ялларыгыз күңелле булсын!

И. Пантелеева,

табиб-инфекционист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев