Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

В гепатитыннан ничек сакланырга

В гепатиты еш кына бавыр авырулары сәбәбе булып тора.

Соңгы елларда ВИЧ-инфекция һәм СПИД барлыкка килгәнче 20 нче гасыр чумасы дип йөртелгән вируслы гепатиттан да үзеңне саклап калу мөмкинлеге туды. Әмма 21 нче гасырда да бу проблемадан котылып булмады, киресенчә, хроник вируслы гепатит авыруы әледән-әле үзен сиздереп тора. Җир шарында 350 миллион чамасы кеше В гепатиты вирусын йөртә. Ел саен шуларның 250 меңе бавыр авыруларыннан үлеп китә. Безнең илдә ел саен бу авыруны йоктырган 50 меңләп кеше теркәлә һәм 5 миллион кеше шушы куркыныч вирусны йөртә. Алабуга муниципаль районында да вируслы гепатит йөртүчеләр саны күп - быелның гыйнвар аенда гепатит вирусын йөртүче 459, В гепатиты белән авыручы 181 кеше ачыкланган.

Бу йогышлы авыру бавырны зарарлый һәм кеше өчен мөһим булган әлеге орган эшчәнлегендә зур үзгәрешләр барлыкка китерә. Кайбер кешеләрдә ул хроник формага әйләнеп, цирроз яки бавыр яман шеше авыруына китерә. Авыру кеше каны, аз күләмдә генә булса да сәламәт кеше канына эләксә, ул гепатит йоктыра. Мондый хәл теш дәвалаганда, хирургик операцияләр вакытында, җәрәхәт алганда булырга мөмкин (вируслы гепатит җенси юл белән дә йога).

Хәзерге вакытта балаларга гепатиттан прививкаларны тугач та ясыйлар. Әмма өлкәннәрнең күпчелеге мондый саклану чарасыннан мәхрүм. Әгәр үзегезне мондый куркынычтан саклыйсыгыз килсә, прививка ясатыгыз. Вакциналаштыру беренче прививкадан соң бер һәм өч ай аралыгы белән ясала. Бу очракта тотрыклы иммунитет барлыкка килә.

Вакциналаштыру В гепатитына каршы прививка ясатылмаган 18 - 55 яшькәчә кешеләргә үткәрелә.

Прививканы участок табибы тикшерүеннән соң, шәһәр поликлиникасында 403 нче кабинетта ясатырга була.

Ирина Пантелеева, табиб-инфекционист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев