Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Ял урыны, әмма пляж түгел

Бер-ике атнадан Алабуга халкының коену өчен яраткан урынына әверелгән Криушаның ярында ял итү зонасы ачылачак, әмма бу пляж түгел. Бу хакта киңәшмәдә Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин хәбәр итте.

− Хәзер инвестор ярны төзекләндерү белән шөгыльләнә. 30 ятак урнаштырылган, коткару посты буяу, киенү бүлмәләрен һәм бәдрәфләрне яңадан торгызу эшләре бара, − дип сөйләде ул.

75нче янгын бүлеге башлыгы Евгений Шумилов су һәм су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында чыгыш ясап, әлеге территория куелган таләпләр нигезендә җиһазландырылмаган, дип билгеләп үтте. Су астын тикшерү һәм төбен чистарту эшләре башкарылмаган, коткару посты махсус җиһазлар белән тәэмин ителмәгән (көймә, коткару боҗралары, жилетлар юк).

− Әмма Татарстан Республикасы Иминлек Советы беркетмәсе нигезендә, бу урын җәмәгать ял итү урыннары исемлегенә кертелгән. Шул рәвешле, республика бюджеты хисабына коткару постлары булдыру планлаштырыла. Коткару җиһазлары сатып алу, су төбен тикшерү, коткаручыларга хезмәт хакы түләү өчен ярты миллион сумга якын акча күчереләчәк. Хәзер без бу акчаларның килүен көтәбез, − дип хәбәр итте Евгений Шумилов.

Ул шулай ук хәзер Криуша ярында “Матрос-коткаручы” программасы буенча белем алган 2 кеше кизү торганлыгын искәртте. Әмма йөзәргә җыенганда, һәр кеше, иң беренче чиратта, үз иминлеге турында үзе уйларга һәм гади кагыйдәләрне онытмаска тиеш:

1. Билгесез сулыкларда коенудан тыелып торырга;

2. Ялгызың гына суга кермәскә;

3. Тәүлекнең караңгы вакытында, исерек хәлдә коенмаска;

4. Билгесез урыннарда чуммаска;

5. Суда билгеләнгән чикләрдән чыгып китмәскә, техник һәм кисәтү билгеләренә һәм башка предметларга менмәскә;

6. Су транспорт чараларына якын йөзмәскә;

7. Балаларны су янында караучысыз калдырмаска.

Быелгы коену сезоны башлануга, республикада 10 фаҗига теркәлгән инде, 8 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган. Узган елның шул ук чорында 7 һәлакәт теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган. Алабуга районында 1 июньнән бүгенге көнгә кадәр һәлакәтләр һәм суда батып үлүчеләр теркәлмәгән, дип хәбәр итә коткаручылар. Узган ел безнең районда 4 кеше батып үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев