Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Ялган гөмбәләр

Күпләр гөмбә җыярга ярата. Урманда саф һавада булу нерв системасын тынычландыра, ял иттерә, гөмбә азык рационын баета, чөнки анда аксым күп.

Әмма шунысын онытырга ярамый, гөмбә кеше тормышына куркыныч та тудыра, чөнки кайберәүләр аны белер-белмәс җыя. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне тәгаен аера белгән очракта гына кулыңа кәрҗин алып урманга барырга кирәк. Кайчак тәҗрибәле гөмбәчеләр дә ялгышып куя. Ә гөмбә белән агулану очраклары еш кына фаҗигале тәмамлана. Аеруча кәҗә гөмбәсе, баллы гөмбә, ялган ал гөмбә, чебен гөмбәсе (балалар арасында еш күзәтелә) белән агуланулар еш күзәтелә. Җәен һәм көзен исәпкә алынган авыр һәм үлем белән тәмамланган агулану очракларында бер үк күренеш кабатлана: гөмбәчеләр агулы ак гөмбәне шампиньон яки ашарга яраклы баллы гөмбә белән бутыйлар.

Агулануга сәбәпче булган очраклы ялгышлардан саклану өчен гөмбә җыйганда кайбер кагыйдәләрне истә тоту зарур:

- үзегезгә таныш булмаган я шикле гөмбәләрне алмагыз;

- кыргый гөмбәләрне базардан, шәһәр яки торак пункт урамнарында сатучылардан алырга тырышмагыз.

- юлга якын булган урман посадкаларыннан, чүплекләргә, сәнәгать предприятиеләре һәм торак пунктларга якын җирләрдән, зираттан гөмбә җыймагыз;

- биш яшькәчә булган балаларга, дәвамлы ашказаны-эчәк авыруы белән җәфаланучыларга, өлкән яшьтәге кешеләргә гөмбә ашатмагыз.

Агуланганда беренче ярдәм күрсәтү

Агулануның беренче билгеләре - күңел болгану, косасы килү, ашказаны тирәсендә авырту барлыкка килү, баш әйләнү, эч йомшарып туалетка еш йөри башлау белән кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз!!! Гөмбә ашап агуланган кешенең гомере үз вакытында ашыгыч ярдәм һәм стационарда комплекслы терапия куллануга бәйле.

Табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү сыйфатында ашказанын һәм эчәклекне юдырыгыз. Моның өчен җылы суга чәй содасы яки сыек кына итеп ясалган марганцовка эремәсе салырга һәм авыруга тиз генә эчерергә (1,5-2 литр чамасы) һәм тел өстенә басып ясалма костырырга кирәк. Эчәклекне чистарту өчен кастор мае яки инглиз тозы (сернокислая магнезия) эчереп клизма ясау, аннан соң авыруга 2-5 сәдәф активлаштырылган күмер бирү зарур.

Организмның суга ихтыяҗын киметү өчен, авыруга бераз тоз салынган салкын су, каты салкын чәй, кофе яки сөт бирегез. Спиртлы эчемлекләр бирергә ярамый, чөнки алкоголь гөмбә агуының канга сеңүенә булыша.

Табиб килгәнче авыруны караватка яткырыгыз, эченә һәм аякларына грелка куегыз. Калган гөмбәләрне тикшерү өчен табибка бирегез. Шушы ук гөмбәләрне ашаган, әмма үзен яхшы хис иткән башкалар да профилактик чаралар үтү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Медицина профилактикасы кабинеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев