Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Яшь тикшеренүчеләр үсә

Камилла Титова, Балалар экология-биология үзәген тәкъдим итеп, мәктәп укучыларының “Экология, шәһәр һәм без” республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул Яр Чаллыда үтте.

Камилла үзенең фәнни-тикшеренү эше белән “Үсемлекләр экологиясе” секциясендә чыгыш ясады. “Түбән Кама” милли парканың Танайка урманындагы  мүкләрнең төрлелеге” темасына эшен лаеклы яклап, беренче урын алды һәм диплом, истәлекле бүләк алуга иреште. Яшь тикшеренүче фәнни эшен өстәмә белем мөгаллиме Асия Әхтәмова җитәкчелегендә язган. Оештыручылар Татарстан укучыларын табигый мохитнең торышын өйрәнүгә, аны саклау һәм республиканың экология проблемаларын ачыклауга һәм аларны гамәли хәл итүгә җәлеп итә. Бу юнәлештә яшь буында экология әхлагы тәрбияләү, мәгариф оешмалары эшчәнлегенә тикшеренүысулларын кертүгә, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыклары булдыруга һәм мөгаллимнәр белән балалар арасында иҗади аралашуны җайларга омтыла.

Конференция барышында 11-17 яшьләрдәге укучыларның 70тән артык тикшеренү эше тыңланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев