Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Алабуга: эш нәтиҗәләре һәм перспективалар

Мин бүгенге чыгышым узган ел ирешелгәннәргә генә түгел, бәлки алга таба районыбызны үзен-үзе тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиткерү юнәлешендә үстерү яктылыгында алып барылачак. Икенче төрле әйткәндә, быелга һәм якындагы елларга Алабуга муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү эскизын сезнең игътибарга җиткерәсем килә.

Узган елның мөһим вакыйгаларыннан берсе - РФ Дәүләт Думасына сайлаулар. Дүрт сәяси партия арасында хезмәттәшлек турында килешүгә ирешү төрле позиция биләүчеләрнең үзара аңлашу, ихтирам итешүен ассызыклаучы факт булып тора. Бу килешү нигезендә алабугалылар сайлауда актив катнашты, ягъни халыкның 87 проценты тавыш бирде.

Без югары сәяси культура, җаваплы гражданлык позициясе, социаль активлык формалаштыруда яңа этапка аяк бастык. Беренче адым ясалды һәм әйтергә кирәк, вакытында ясалды.

Хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр дә ачыграк, ышанычлырак була бара. 2011 елда гражданнардан 5 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Бу 2010 ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга артыграк. Барыннан да бигрәк җирдән файдалану һәм ТКХ проблемаларына кагылышлы сорауларның күплеге кайбер муниципаль чиновникларның каршылыгы һәм эшкә битарафлыгы белән бәйле проблемаларны ачып салды. Шуңа бәйле рәвештә без муниципаль идарә системасын модернизацияләү нигезенә салыначак кайбер карарлар кабул иттек.

Беренче бурыч - коррупцион янау һәм куркынычларны киметү. Җир бүлеп биргәндә "бер тәрәзә" системасы уңышлы эшләп килә. Муниципаль вазифаларны биләгәндә якын туганнарның кул астында эшләүләренә юл куелмый.

Күренә ки, халык һәм учреждение, предприятие хезмәткәрләренең катнашынна башка бу карарларның нәтиҗәлелеген тиешенчә бәяләп булмас иде. Без монда тагын бер технологияне практикага керттек - хәзер аппарат киңәшмәләре турыдан-туры эфирдан күрсәтелә.

Икенче мәсьәлә - һәр муниципаль хезмәткәрнең эшчәнлек нәтиҗәлелеге һәм җаваплылыгы. Владимир Путинның хакимият органнары эшчәнлегенә бәя бирү критерийларын кертү бурычы турындагы тәкъдиме муниципаль органнарга да кагылыр дип ышанам.

Быел без һәр хезмәткәрнең квалификациясен күтәрү буенча персональ программа системасын кертәчәкбез.

Шунысы да бар, хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле, профессионалларны муниципаль хезмәткә җәлеп итү авыр бара. Алабугада муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруның яңа системасын кертү буенча пилот проектны тормышка ашырырга тәкъдим итәм. Аның асылы һәр хезмәткәрнең эш нәтиҗәсенә карап дифференцияле түләү системасын гамәлгә кертүдә. Мин тулысынча ышанып әйтә алам, безнең коллективның үзәген яхшы белгечләр тәшкил итә. 2011 елда ирешкән уңышларыбыз әнә шул турыда сөйли. Без аңа республика президентының турыдан-туры ярдәмендә районның барлык бизнес бергәлеге белән ирештек.

СӘНӘГАТЬ һәм ТКХ

2011 елның гыйнвар-ноябрендә район буенча уртача эш хакы 12 процентка артты һәм 18016 сум тәшкил итте, бу республика күрсәткеченнән өч процентка түбәнрәк. Быел эш хакын күтәрү өчен резервлар эзләргә туры киләчәк. Ел дәвамында исәпкә алынган эшсезлек дәрәҗәсе тотрыклы кими барды. Әмма 2011 елның декабрендә ул яңадан үсте һәм 2,7 процент тәшкил итте. Бу "Соллерс" предприятиесендәге модернизациягә бәйле. Әлбәттә, эшсезлекне киметү - безнең өстенлекле бурычларның берсе. Якын-тирәдәге шәһәрләрдә икътисадның актив үсә баруын исәпкә алып, әле моңарчы беркайчан булмаганча, шәһәрдә эш урыннарын, хезмәт ресурсларын саклап калу бик мөһим.

2011 елда сәнәгать җитештерүе индексы 111,2 процент, гыйнвар-сентябрьдә төп капиталга инвестицияләр күләме 113 мең сум тәшкил итте. Ел дәвамында 30 миллиард сумнан артыклык хезмәт күрсәтелде һәм товар озатылды. Шунысын да әйтергә кирәк, җитештерелгән гомуми продукция күләмендә МИЗ резидентларының өлеше 37 процент тәшкил итә. Бу "Алабуга" МИЗының бюджет формалаштырудагы мөһим ролен күрсәтә. Ел башында МИЗда 25 резидент теркәлде, инвестицияләр күләме 80 миллиард сумнан артып китә. Эш алып баручы биш предприятиедә өч мең чамасы кешелек эш урыны барлыкка килде.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Әле Республикабызның премьер-министры чагында ук сез МИЗны булдыру һәм үстерүгә зур көч куйдыгыз. Бу минем генә фикер түгелдер дип уйлыйм. Икътисадый зонаның икенче чираты да шулай уңышлы үзләштерелер дип ышанабыз. Территориясенең икеләтә артуы аны үстерүдә икенче сулыш өрер. Сезнең ярдәмегез белән социаль объектлар: балалар бакчасы, мәктәп, топ-менеджерлар йорты һәм башка объектлар төзү өчен федераль бюджеттан беренче тапкыр акча бүленде.

Тагын бер мәсьәлә. МИЗ хезмәткәрләре анда эшләсәләр дә, шәһәрдә яшиләр. Чит илдән килеп эшләүчеләргә һәм алабугалыларга уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен, мәгариф, сәламәтлек саклау, ТКХ өлкәләренә бүген үк акча сарыф итү сорала. Җылылык-су челтәрләрен тулысынча модернизацияләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча таләп ителә. Шәһәрдәге барлык инфраструктураны европача стандартка ук булмаса да, беренче этапта норматив хәлгә китерергә кирәк.

Без тарифларны тоткарлап торсак та, халыкның торак-коммуналь хезмәтләрдән канәгатьлеге артмый. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты күтәрелә барган саен, таләпләр дә арта бара. Безнең фикеребезчә,торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә белгечләр әзерләү йомшак куелган. Бүген уку йортлары, ТКХ мәсьәләләрен комплекслы карамыйча, тар белгечләр генә әзерли. Алабуга югары уку йортлары һәм политехник колледж базасында Алабуга өчен генә түгел, бәлки тулаем республика өчен киң профильле белгечләр әзерләү мөмкинлеге бар.

Муниципалитет коммуналь хезмәтләргә тарифлар раслаганда үз позициясен яклап кала алды. 2011 елда торак хезмәтләренә тарифлар 4 процентка киметелде. Су белән тәэмин итү, су агызу тарифы 2010 ел дәрәҗәсендә калдырылды. Шәһәр транспортында йөрү 9 процентка киметелде. 2011 елда беренче тапкыр коммуналь түләүләр 100 проценттан артыграк җыелды. Бурычыбыз - халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрен мөмкин кадәр киметү.

Узган елда бездә йорт һәм подъезд өчен җаваплылар институты барлыкка килде. Әмма бу чылбыр идарәче компанияләр тарафыннан өзелә, алар искечә, элекке ҖЭКлар кебек үк, эшләүләрен дәвам итә. Идарәче компанияләр хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрергә, ә торак милекчеләре үзләренә бирелгән милекнең тотылышы өчен җавап бирергә тиеш.

Моннан тыш, узган елда без гражданнардан килгән дәгъва һәм мөрәҗәгать-тәкъдимнәрне теркәп бару өчен махсус журналлар булдырдык. Нигездә безгә пенсионерлар мөрәҗәгать итүен исәпкә алсак бу бик мөһим, чөнки алар компьютердан файдалана белми. Ә миңа мәгълүматны алдан, очрашуларга барганчы белеп тору зарур. Халык йөз очракның бишесендә генә региональ яки федераль органнарга, ә 95 очракта миңа мөрәҗәгать итә. Коммуникацияләрне гадиләштерү максатыннан заманча технологияләр кертү зарур. Быелгы максатыбыз - "электрон муниципалитет" булдыру. Пенсионерлар да әлеге ресурстан файдалана алсын өчен, без бер ел аларны компьютер грамоталылыгына өйрәттек. Анда 400 кеше курс үтте. Быел республика президентының "Интернет-Долголетие" программасы буенча эш алып барабыз.

БИЗНЕС

Кече эшмәкәрлекне үстерү - безнең кичектергесез бурыч. Әмма икътисадның әлеге секторы үсеш динамикасы канәгатьләнерлек дип булмый. Моның сәбәпләре күп, алар - салым йөкләмәсе арту, административ киртәләр, энергиягә кушылу өчен тарифлар югарылыгы, төрле тикшерүләр күплеге һәм штрафлар. Безнең тарафтан районда эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итәрдәй чаралар планы эшләнде. Инвестицион үсеш Агентлыгы ярдәме белән Алабугада автокомпонентлар җитештерү Ассоциациясе барлыкка килде.

БЮДЖЕТ

2011 елда район бюджеты уңай үсеш белән төгәлләнде, аның керем өлеше планда билгеләнгәннән 105 процентка үтәлде. Җирле бюджетның керемле чыганакларыннан берсе - җир салымы. Һәр участокны исәпкә алу буенча көндәлек эш алып бару нәтиҗәсендә әнә шундый югары күрсәткечкә ирешелде дә. Әлбәттә, безнең әле инвестицияләр фонды да булдырасы килә. Бу предприятиеләр, булачак инвесторлар, җирле бюджет средстволары хисабына территория стратегиясен,шулай ук муниципалитетара проектларны тормышка ашыру өчен финанс запасы булдырырга ярдәм итәр иде.

Муниципалитетларның аерым-аерым үсү мөмкинлеге чикләнде. Без агломерацияләр булдыру зарурлыгын тулысынча яклыйбыз һәм автокомпонентлар җитештерү, туризм секторында үсеш ноктасы булырга әзербез.

ТУРИЗМ

Алабуга - туристлар шәһәре, бүген анда 136 меңнән артык турист килә. Туристлар килү масштаблары буенча аны Рәсәйнең эре туристлык үзәкләре белән чагыштырырга була. Алабуга музей-ядкәрлеге мәдәни мирас объектларын саклый, шул ук вакытта шәһәрдәге күп кенә эре чараларны үткәрү инициаторы һәм оештыручысы да. Анда эшләүче фәнни хезмәткәрләр тарафыннан "Алабуга тарихы" дигән уку китабы төзелде. Киләсе елдан аны район гомумбелем мәктәпләренең 7 нче сыйныфлары уку программасына кертү күздә тотыла.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә 14 музей-күргәзмә объектын саклап тоту һәм үстерү өчен средство юк. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Алабуга музей-ядкәрлеген федераль финанслауга күчерүнең максатка ярашлылыгы турында сезнең фикерне беләсе килә. Әгәр сез урынлы саныйсыз икән, бу мәсьәләдә сезнең булышлык таләп ителә.

Туризмны үстерүдә уңайлы пассажир порты булмау да билгеле бер кыенлыклар тудыра. Узган елда ТР Президенты ярдәме балән Кама һәм Тойма елгасы тамагы яр буен ныгыту, Шишкин дамбасын капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Дамбаны киңәйтү нәтиҗәсендә пассажир елгасы портын төзиячәк инвестор да табылды. Хәзер инде аның инфраструктурасын булдыруда сезнең ярдәм кирәк. "Аммоний" ААҖ бүген Криуша елга тамагында Менделеев районында минераль ашламалар җитештерәчәк завод өчен эре габаритлы җиһазлар ташу өчен йөк причалы төзү белән мәшгуль. Алга таба ул, килешү буенча, МИЗ резидентларына йөк ташуда файдалану өчен муниципалитет карамагына биреләчәк. Төзү эшләре 2012 елның июлендә төгәлләнергә тиеш.

ТӨЗЕЛЕШ

Свиногорье авылына илтүче юл өчен сезгә аерым рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич! Әлеге проблема озак еллар дәвамында хәл ителмичә килде. Бу искиткеч матур җирләрнең үзләштерелмичә ятуына сәбәпче булып торды һәм бу зонада туризмны үстерүгә тоткарлык ясый иде.

2011 елда шәһәрдә 15 километр юл төзелде һәм асфальт түшәлде, бу максатларга 93 миллион сум акча сарыф ителде.

2012 елда республика программасы буенча юл салу һәм ремонтлау һәм аларны тотуга 171 миллион сум акча бирелә, әмма минималь исәпләүләр буенча гына да безгә 356 миллион сум акча таләп ителә. Икътисадый зонаның интенсив үсә баруын исәпкә алып, һәм автомобиль юллары төзү буенча артта калу ихтималын күздә тотып, республика программасына үзгәреш кертеп булмас микән, Рөстәм Нургалиевич?

2011 елда 72 мең квадрат метр торак сафка басты, Дәүләт торак фондыннан 144 миллион сум акча җәлеп ителде. 27 күпфатирлы торакка капиталь ремонт үткәрелде, 14 тузган йортта яшәүчеләр яңа фатирларга күчерелде. Ә менә тузган торак категориясендәге 8 йорт, тарихи-мәдәни мирас булып саналганлыктан, аларны күчерү проблемалы мәсьәлә. Халыкны күчергәч, аларны сүтәргә туры киләчәк, законда шулай язылган. Ә мәдәни мирас буларак, без аларны сакларга тиеш.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның икътисадый үстерүдә авыл хуҗалыгы мөһим роль уйный. Авылсыз район була алмаганы һәркемгә билгеле. 2011 елда бер сыердан сөт савып алу буенча район 29 нчы урыннан 12 нче урынга күтәрелде. Мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча без өченче урынны тотабыз. Зур финанс чыгымнары тотмыйча гына, ягъни авыл хуҗалыгына, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, гомумән, авылда яшәүчеләргә булган мөнәсәбәтне үзгәртү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен яхшырту мөмкин булды.

Бүген авыл хуҗалыгы ике юл - кече фермалар һәм эре аграр комплекслар төзү юлы белән үсә. Кайсының нәтиҗәлерәк булуын вакыт күрсәтер. Без моның өчен барлык шартларны тудырдык. Районда 28 гаилә фермасы бар. Бу - кешеләрне авылга беркетү буенча социаль проект. 2011 елда районга "Ак Барс-Холдинг" килде. Алар эшчәнлек башлап җибәргәннән соң, 9 мең гектар җир өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы әйләнешенә өстәлде. Перспективада федераль, республика һәм район ярдәме белән фермер кооперацияләре булдыру проекты нәтиҗәле булачак.

БЮДЖЕТТАГЫЛАРГА ҖИР

Бүген җир - төп муниципаль ресурс. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә "Новый" микрорайоныннан 68 гектар җир бүлеп бирелде. Бүген аннан 218 кеше участок алды. Бу республикада пилот программаларның берсе, без аның инициаторлары булдык һәм мин моңа куанам. Рөстәм Нургалиевич, бу поселокка юл һәм магистраль челтәрләр сузуда ярдәм итүегезне сорыйбыз.

СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ

Алабугада районыбыз һәм Әгерҗе районы халкы өчен йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге ачкан өчен Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шунысы куанычлы, Алабуга муниципаль районында туучылар артты һәм үлүчеләр саны кимеде. Без кешеләрнең иң кыйммәтле ресурс булуын истән чыгармыйбыз һәм аларның сәламәтлеген саклау - безнең бурыч.

Бу юнәлештә хәл итәсе килгән проблемаларның берсе - районара офтальмология үзәге ачу. Район үзәк хастаханәсендә әзер бүлек һәм югары квалификацияле табиб-офтальмологлар бар. Күзләренә операция ясау мохтаҗлыгы булган кешеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү һәм бүлекне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү өчен безгә 5 миллион сум чамасы акча кирәк. Үсеп баручы башка шәһәрләргә дә хас булганча, участок табибларының якында булу зарурлыгы туды. Юкса авыру әби-бабайларга шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөрергә туры килә. Моның өчен яшәү урыннарында участок табиблары, педиатрларга офис бүлмәләре бүлеп бирү буенча республика программасы эшләү максатка ярашлы булыр иде.

×××

Мин докладымда беренче чиратта хәл ителергә тиешле иң актуаль мәсьәләләрне генә яктыртырга тырыштым. Халыкның актив катнашында тормышка ашырылган күп санлы уңышлы проектлар турында да телгә алынмады. 2011 елда сезнең белән бергә башкарылган эшләребез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Быел да халкыбыз һәм инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыруда уңышлы эшләрбез дип ышанам.

Икътисад ачык булырга тиеш, бу исә районыбызның инвестицион яктан мавыктыргыч булуы дигән сүз. Без ачык муниципаль идарә системасын булдырырга тиеш, ә бу идарә органнары белән халык, бизнес-җәмәгатьчелек, җәмәгать органнары, һәм сәяси партияләр белән үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр төзү дигән сүз.

Без проблемалардан куркырга тиеш түгел. Проблемалар бар икән, үсеш тә бар. Без алдыбызга районыбызны икътисадый яктан үз-үзен тәэмин итәрлек югары дәрәҗәгә җиткерү бурычы куябыз. Безнең һәркайсыбыз халыкка, алабугалыларга хезмәт итүен онытмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев