Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Алабугада һәм Алабуга районында муниципаль хакимият органнарына өстәмә сайлаулар үтте

Алабуга шәһәр җирле сайлау комиссиясе рәисе Андрей Смирнов белдерүенчә, муниципаль хакимият органнарына сайлаулар тиешле дәрәҗәдә үткән.

16 нчы шәһәр сайлау округында сайлаучыларның 54,49 проценты тавыш биргән. 9 нчы микрорайонда яшәүче сайлаучыларның 93,2 проценты "АлАЗ" җитештерү берләшмәсе" ААҖ генераль директоры Камил Галимовка өстенлек биргән. Аның көндәше коммунист Валерий Яковлев тавышларның 5,89 процентын гына җыйган.

12 нче сайлау округында (11 нче микрорайон) 89,49 процент тавыш җыеп, Виталий Дерягин җиңү яулады. Шушы ук округта коммунист Ирек Харисовка сайлаучыларның 8,8 проценты тавыш биргән.

Танайка авылында үткән сайлауда сайлаучыларның 76,8 проценты катнашкан. Анда депутатлык мандатына нибары бер - "Стройинвест" директоры Сергей Шабалин кандидатурасы гына куелган иде. Аның өчен сайлаучыларның 97,9 проценты тавыш биргән.

Алабуга шәһәре һәм районында үткән муниципаль сайлаулар кайбер депутатларның депутат вазифаларын вакытыннан элек туктатуына бәйле рәвештә узды. Әйтик, Валерий Чершинцев Тәтеш районы башлыгы итеп билгеләнде, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Фролов муниципаль хезмәткәрләр буларак, закон нигезендә бер үк вакытта депутатлык вазифасы үтәргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев