Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Башлыкны бүләкләделәр

Казанда "Бердәм Рәсәй" партиясе региональ бүлегенең ХIХ конференциясе булды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, "Гомумроссия халык фронты"ның Татарстан региональ Координация советы, Республика Хөкүмәте әгъзалары - барысы 199 делегат катнашты.

"Бүген безгә сыгылмалылык, агымдагы вәзгыятьне игътибарда тота белү осталыгы таләп ителә. Сәяси көндәшлек, күппартиялелек шартларында без заманча һәм тиз хәрәкәт итә белә торган оешма булырга тиеш, шунлыктан безне җитди структур һәм кадрлар үзгәреше көтә",- диде конференциядә катнашучыларны котлап, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге политсоветы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Конференциядә "Бердәм Россия" партиясенең XIII съездына партиянең Татарстан бүлегеннән делегатлар сайланды. Съездда республикадан 27 кеше катнашачак.

Конференция тәмамланып килгәндә, Алабуга делегациясе өчен күңелле мизгел булды: "Бердәм Россия" партиясенең Алабуга җирле бүлеге секретаре Геннадий Емельяновка партия төзелеше эшендә һәм региональ, җирле гомумпартия чараларын үткәрүдә актив катнашканы өчен, партия Үзәк Башкарма Комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы К.Мазуревский кул куйган Рәхмәт хаты тапшырылды. Әлеге вакыйгага аңлатма биреп, Фәрит Мөхәммәтшин Г.Емельяновның район башлыгы постында югары күрсәткечләргә ирешүен билгеләп үтте.

Ринат Әмирханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев