Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Бер тү­бә ас­тын­да

Ки­чә шә­һәр ра­йон ха­ки­ми­я­те би­на­сын­да ра­йон баш­лы­гы һәм сә­я­си пар­ти­я­ләр ара­сын­да хез­мәт­тәш­лек ту­рын­да­гы ки­ле­шү­гә кул ку­ел­ды.

Ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов ини­ци­а­ти­ва­сы бу­ен­ча, Ала­бу­га та­ри­хын­да тәү­ге мәр­тә­бә төр­ле сә­я­си юнә­леш­тә­ге пар­ти­я­ләр ае­рым-ае­рым тү­гел, ә бер­гә­ләп ты­гыз хез­мәт­тәш­лек­тә эш­ләр­гә ка­рар ит­те. Мо­ның өчен җә­мә­гать­че­лек­не ка­бул итү­нең бер­дәм сис­те­ма­сы бул­ды­ры­ла­чак, ан­да ала­бу­га­лы­лар те­лә­сә нин­ди проб­ле­ма бе­лән мө­рә­җә­гать итә ала­чак. Ка­бул итү ин­ди­ви­ду­аль ха­рак­тер­да да, шу­лай ук сә­я­си пар­ти­я­ләр һәм ра­йон баш­лы­гы­ның бер­дәм ка­бул итүе фор­ма­сын­да да алып ба­ры­ла­чак. "Пар­тия йор­ты"­ның кай­да ур­на­ша­ча­гы ин­де бил­ге­ле - ха­лык "Бер­дәм Рос­си­я", ЛДПР, РФКП һәм "Га­дел Рос­си­я" вә­кил­лә­ре­нә үз со­рау­ла­рын Ка­зан ура­мы, 50 нче йорт ад­ре­сы бу­ен­ча юл­лый ала. Ә ме­нә кис­кен со­ци­аль проб­ле­ма­лар, ТКХ, шә­һәр­не тө­зек­лән­де­рү­гә ка­ра­ган мәсь­ә­лә­ләр­не Ала­бу­га пар­ти­я­лә­ре ли­дер­ла­ры бер­гә­ләп хәл итәр­гә һәм ра­йон баш­лы­гы­на да яр­дәм итәр­гә ка­рар кыл­ды.

-Күп мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча без ур­так фи­кер­гә кил­дек, ә иң мө­һи­ме - без­нең бер би­на­да бу­лу­ы­быз. Ми­нем уй­ла­вым­ча, шәх­си со­рау­лар бу­ен­ча ур­так ка­бул итү оеш­ты­ра­быз икән, бә­хәс­ле миз­гел­ләр баш­ка бул­ма­я­чак. Ни­гез­дә со­рау­лар бер ха­рак­тер­да. Төр­ле пар­ти­я­ләр­дә бу­лу­га ка­ра­мас­тан, без­не Ала­бу­га ра­йо­ны һәм шә­һә­ре хал­кы­ның тор­мыш-көн­кү­ре­шен уңай­лы итү мак­са­ты бер­ләш­те­рә. Без­нең баш­ка мак­сат юк,- ди­де, пар­тия әгъ­за­ла­рын ки­ле­шеп эш­ләр­гә өн­дәп, ра­йон баш­лы­гы, "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең җир­ле бү­ле­ге рә­и­се Ген­на­дий Емель­я­нов.

Ки­ле­шү­нең мө­һим­ле­ге ту­рын­да ас­сы­зык­лап, "Га­дел Рос­си­я" вә­ки­ле Зә­кә­рий Мин­һа­җев: "Бе­рен­че­дән, бар­лык мәсь­ә­лә­ләр­не пар­тия ак­ти­вист­ла­ры һәм кы­зык­сын­ган бар­лык зат­лар кат­на­шын­да бер­гә­ләп хәл итү мөм­кин­ле­ге бир­гән эре сә­я­си ор­ган тө­зел­де. Икен­че­дән, бу үза­ра хөр­мәт ите­шү­гә ки­те­рә, бө­тен пар­ти­я­ләр бер ти­гез­лек­тә, бер юга­ры­лык­та бу­ла. Шә­һәр­нең мө­һим проб­ле­ма­ла­рын хәл итү өчен, без­гә бер­гә җы­е­лыр­га һәм ра­йон баш­лы­гы бе­лән ара­ла­шыр­га да уңай­лы бу­ла­чак,"- ди­де.

- Пар­ти­я­ләр хез­мәт­тәш­ле­ге бу­ла­чак сай­лау­лар­да сай­лау­чы­лар­га һәр та­выш­ны исәп­кә алу га­ран­ти­я­сен тәэ­мин итә­чәк. Сә­я­си пар­ти­я­ләр­нең бер­лә­шүе ТКХ, энер­гия бе­лән тәэ­мин ите­леш, го­му­ми ре­жим­да­гы энер­гия чы­га­нак­ла­ры проб­ле­ма­ла­рын хәл итәр­гә мөм­кин­лек би­рә­чәк. Бу зур плюс, -дип са­ный РФКП пар­ти­я­се вә­ки­ле Ман­сур Га­ри­фул­лин.

-Һәр пар­тия бик күп ке­ше­ләр­не бер­ләш­те­рә. Кар­шы­лык­лар һәм аң­ла­шыл­мау­чан­лык­лар аз­рак бул­сын өчен, пар­ти­я­ләр ге­нә тү­гел, бәл­ки ке­ше­ләр дә бер­лә­шә ди­гән сүз. Әгәр бә­хәс­ле мәсь­ә­лә­ләр бер би­на­да хәл ите­лә икән, кар­шы­лык­лар бул­ма­я­чак. Ба­ры­быз­ның да мак­са­ты бер - га­ди ке­ше­нең тор­мы­шын ях­шыр­ту. Әгәр без фи­кер кар­шы­лык­ла­рын бе­те­рә­без һәм бу мак­сат­ка бер­гә­ләп ба­ра­быз икән, мон­нан һәм­мә­без - пар­ти­я­ләр дә, иле­без дә, ха­лык та ота­чак,- дип аң­лат­ма бир­де ЛДПР вә­ки­ле Анд­рей Смир­нов.

Бу уңай­дан шун­дый со­рау туа: пар­ти­я­ләр­нең мон­дый бер­дәм­ле­ге ке­бек стан­дарт бул­ма­ган сә­я­сәт алар­ның ин­ди­ви­ду­аль­ле­ген югал­ту­га ки­тер­мәс­ме. Ки­ле­шү­гә кул кую нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча пар­тия ли­дер­ла­рын­нан ише­тел­гән фи­кер­ләр­гә ка­ра­ган­да, ха­лык­тан ерак­лаш­кан оч­рак­та гы­на пар­ти­я­ләр үз йөз­лә­рен югал­та­чак. "Җә­мә­гать ка­бул итү­е"­нең ха­лык­ка ачык бу­луы, пар­ти­я­ләр­нең җа­вап­лы­лы­гын кө­чәй­тә һәм уңай нә­ти­җә­ләр­гә ки­те­рә. Чөн­ки алар ал­дын­да әле сай­лау­лар гы­на тү­гел, бәл­ки ха­лык ал­дын­да бир­гән вәгъ­дә­лә­рен га­мәл­гә ашы­ру бу­ры­чы да то­ра бит.

На­лия Ка­сый­мо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев