Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Геннадий Емельянов: ”Мин халык ихтыяҗларын якларга әзер”

Район башлыгы Геннадий Емельянов белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хакимиятнең зур залында ветераннар оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Геннадий Егорович шәһәр-районда алып барыла торган эшләрнең барысы да алабугалыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, диде. "Бердәм Россия партиясенең сәяси советы секретаре буларак, ул алга таба да көчен уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен сарыф итәчәген әйтте. Болар нигездә юллар төзү, тарифларны бер югарылыкта тоту, йортларны, мәктәп һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.

-Мин эшемне халык мәнфәгатьләрен яклаудан башладым һәм бөтен процессны сезнең хатлар нигезендә алып барам,- дип җавап бирде ул. Барыбыз бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә, без күп нәрсәгә ирешә алабыз. "Кайда гына булмасын, мин халыкны яклап чыгачакмын. Мин сезнең өчен ачык һәм һәрвакыт шулай булачак",- дип йомгак ясады ул. Хакимият башлыгы чыгышыннан соң, залда актив фикер алышу башланды. Ветераннар барлык зарларын хакимият башлыгына җиткерде, шулай ук аның кайгыртучанлыгы һәм күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. Шушы ук очрашу барышында оештыру эшләре дә каралды. Алар Татарстан Республикасы ветераннары башлангыч оешмаларының VI отчет-сайлау конференциясенә бару мәсьәләсенә кагылышлы иде.

Хакимият башлыгының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев