Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Халык өчен “ачык” булырга

Алабуга шәһәр Советы сессиясендә төзекләндерү һәм шәһәр хезмәтләре эше турындагы мәгълүматның ачык һәм җитәрлек булуы мәсьәләләре каралды.

Депутатлар 2011 елның 19 нчы декабрендә кабул ителгән "2012 ел, 2013 һәм 2014 еллар өчен билгеләнгән план чорына Алабуга шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджеты турында"гы 82 нче номерлы карарына һәм 2007 елның 19 нчы июлендә кабул ителгән "Алабуга шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында"гы 66 нчы номерлы карарына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Соңгысында үзгәрешләр инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен карау һәм хезмәтләндерү мәсьәләсенә кагылышлы булды. Ягъни, автомобиль хәрәкәте өчен ике полосалы юл аша элемтә кабеле сузу тыелачак (кабельнең һавадагы биеклеге һәм аны элү ысулы әһәмиятле түгел).

2011 елның 18 июленнән "Аерым юридик затлар тарафыннан тауар, хезмәт, эш сатып алу турында"гы 223-ФЗ Федераль закон гамәлгә керде. Быелның 1 гыйнварыннан ул муниципаль автоном учреждениеләргә дә кагыла. Шуңа күрә алар да сатып алу турында махсус сайтта белдерү бирергә тиеш.

Хокук палатасы рәисе Юлия Златина Алабуга муниципаль районы Алабуга шәһәре муниципаль берәмлегенең эшчәнлеге турындагы мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү турында сөйләде.

Үзенең чыгышында ул җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге, аларның кадрлар белән тәэмин ителеше турындагы мәгълүмат, җирле үзидарә органнарының халык, җәмәгать берләшмәләре һәм хөкүмәт органнары мөрәҗәгате белән эшләве турындагы мәгълүмат, муниципаль мәгълүмат системалары турындагы статистик белешмә Интернет челтәрендә үз вакытында урнаштырылырга тиеш, дип ассызыклады.

Сессия барышында Алабуга шәһәр Советы депутаты Валерий Чершинцев һәм Рамил Мәрдәновның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.

Әлеге карар Валерий Чершинцевның Тәтеш муниципаль районы башлыгы итеп, ә Рамил Мәрдәновның шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнүенә бәйле рәвештә кабул ителде.

Сессия ахырында Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов Валерий Чершинцевка Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын, "2010 елгы халык санын алу вакытындагы казанышлары өчен" медален һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Алабуга шәһәренең хезмәт ветераны Рәфкать Гафуров "Татарстанда өч миллиард тонна нефть тапканны билгеләп үтү" медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының машина төзелешен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен "Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе"нең генераль директоры Эрик Хәбибуллинга Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.

Наилә БАЯЗИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев